Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
5 сентябрь 2019, 14:08

Яңгырлы җәйнең авыр икмәге

“Раздолье” авыл хуҗалыгы кооперативында урак оешкан төстә бара.

“Раздолье” авыл хуҗалыгы кооперативы районда алдынгылардан санала. Һава шартлары авыр булуга карамастан, биредә урак оешкан төстә бара. Уҗым культуралары 400 гектардан тулысынча җыелган. 50 гектарда үскән арпа да җыеп алынган.
- Көннәр быел бер дә юньле булмады, - ди хуҗалык җитәкчесе Зәфил Нурлыев. – Көнаралаш яңгыр яуды дигәндәй, шуңа күрә арышны турыга гына урдык.
Хуҗалыкта ике “Дон-1500” комбайны бар. Алар турыга урырга һәм теземнәрне җыярга көйләнгән. Комбайнчылар Альберт Әхмәдишин һәм Александр Беляев һәр аяз көннән файдаланырга тырыша. Ашлыкны ындырга водитель Алексей Апхаликов ташып тора. Ашлык “ЗАВ-20” комплексы аша чыгарылган һәм саклауга салынган. Эдуард Тимергазин һәм Александр Беляев җитәкчелегендә комплекс өзеклексез эшли.
Комбайннар артыннан басуга тракторлар керә һәм туфракны туңга сөреп бара. Бу 300 гектарда башкарылган да инде.
Былтыргы ашлыкны җыйганда 500 центнер арыш орлыгын күчмә фондка салган булганнар. Бу уҗымнарны быел вакытында чәчәргә мөмкинлек биргән. Бу эш механизатор Венер Галиуллинга йөкләтелгән. Чәчүче Станислав Павлов белән алар 150 гектарда арыш чәчкән. Владимир Васюков басуларда туфракны кәтүкләгән.
Механизаторларга әле 700 гектардан бодайны җыеп аласы калган. Зәфил Миңнеханович гектарыннан 15 центнерлап чыгар дип көтә.
Читайте нас: