Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
13 сентябрь 2019, 16:28

«Алга» токымчылык заводы»нда кукуруз җыю тәмамланды

Н.Хрущев идарә иткән елларда авыл хуҗалыгында ныклы урын алган кукуруздан юкка гына көләләр. Ә менә «Алга» токымчылык заводы»нда аны зур теләк белән, бернинди мәҗбүр итүләрсез үстерәләр.

Биредә быел кукурузны 250 гектарда чәчкәннәр, һәм шушы көннәрдә аны җыеп та бетергәннәр. Аны Иске Бөртек һәм Кирәмәт фермаларына силоска 5000 тонна салганнар.
- Быел кукуруз уңышы яхшы дип әйтеп булмый, - ди хуҗалык рәисе Рифкать Хәтмуллин. – Җәй салкын булды, бигрәк тә төннәрен. Ә кукуруз җылыны ярата. Әмма мин уңыш начар дип тә әйтә алмыйм – гектарыннан 210 центнер алдык. Бу - уртача күрсәткеч.
«Алга»да кукуруз җыю белән хуҗалыкның алдынгы механизаторы Вадим Байдимиров мәшгуль булган.
Читайте нас: