Кама таңнары
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
13 сентябрь 2019, 16:45

Быел урып-җыю җиңел бармый

«Заря» хуҗалыгында арыш җыялар.

Урып-җыю быел җиңел бармый – яңгырлы көннәр үз төзәтүләрен кертеп кенә калмады, августта эшләнәсе эшләрне бөтенләй сентябрьгә күчерде. Шуңа күрә район хуҗалыкларының бүгенгә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның уртача яртысын җыеп бетерүләре дә яхшы күрсәткеч дип санала. Ә «Заря» хуҗалыгы өчен исә бу кечкенә җиңү.
Эш шунда ки, районның көньяк өлешендә урып-җыю эшләрен - иртәрәк, ә менә «Заря» хуҗалыгы да урнашкан төньяк өлешендә соңрак башладылар. Әлеге дә баягы яңгырлар аркасына. Әмма соңгы атнада көннәрнең аяз торуы, ниһаять, хуҗалыкка арышны җыеп бетерергә мөмкинлек бирде.
- Арышны без вакытында, август башында ук җыя башлаган идек. Ләкин көннәр тагын начарлангач, урып-җыю эшләре берничә атнага тукталды. Көннәр утырып киткәч, эшны тергездек һәм 450 гектардан уңышны җыеп алдык та. Шулай ук 500 гектардан тиз генә бодай җыеп алдык, тагын 1000 гектардан җыясы калды. Без игенне гадәт буенча туры юл белән җыябыз, һәр комбайн көненә якынча 30 гектар мәйданнан җыя.
Дөрес, һава торышы әле булса зарялыларның эш режимына үзгәрешләр кертә – иртән чык кипкәнен көтәргә туры килә, ә кич тагын чык төшә башлау белән эшләрне туктатырга кирәк. Бу эш вакытын күпкә кыскарта, шуңа күрә биредә эш темпын арттырырга тырышалар. Әлбәттә, эшнең сыйфаты турында да онытмыйлар – шундый авыр бирелгән ашлыкны югалтырга ярамый.
Виктор Газизов сүзләре буенча, уңыш әлегә былтыргыча бара, алдан алынган бәяләр буенча, бодай гектарыннан 15-16 центнерга якын чыга. Арыш – бераз азрак. Моны ашлык ташуга җәлеп ителгән водительләр дә «исәпләгән». «Арыш бункерын бушатырга көтеп торырга туры килә, ә менә бодай бункеры тизрәк тула, һәм ындыр табагына рейсларны да ешрак ясарга туры килә», - ди алар. Хуҗалыкта ашлыкны ике ЗИЛ һәм бер КамАЗ белән ташыйлар.
Ә урып-җыюда ике Палессе комбайны мәшгуль. Аларның берсендә, әйткәндәй, Виктор Газизов эшли, икесе дә - берничә дистә еллар эшләгән тәҗрибәле комбайнчылар. Ә быелгы урып-җыю барышы турында сөйләшкәндә, алар аны иң авырларының берсе булып истә калачак диләр. Алар шулай ук быелгы ашлыкның чүплерәк һәм дымлырак булуын билгелиләр.
- Быел ашлык чыннан да башка елларга караганда чүплерәк. Хуҗалыклар химик утау үткәрде, әлбәттә, ләкин соңыннан озак дәвам иткән яңгырлар нәтиҗәсендә чүп үләннәре күп үсте. Ашлыкның чүпләрен башта комбайн аера, аннары ул складта тазартыла. Тагын басулардан ашлык 20 процент дымлылык белән килә. Әмма аны, складларда эшкәрткәннән соң, оптималь 16-17 процентка китерәләр, шуңа күрә бу момент та куркыныч түгел. Урып-җыю вакыты артка күчте, әлбәттә, ләкин ашлык коелмый, башаклар сынмый, шуңа күрә уңышны да былтыргы күләмдә алырга була, - дип аңлата авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Ринат Хаҗетдинов.
Урып-җыю белән бергә хуҗалыкта туңга сөрү дә бара. Җир эшкәртүдә Игорь Илинбаев, Олег Айдимиров һәм Виктор Иванов (комбайнчы Виктор Ивановның адашы дияргә була) мәшгуль. Хуҗалыкта барлыгы 1000 гектарда туңга сөрү планлаштыралар, шуңа күрә алда эшләнәсе эшләр күп.
- Бүгенгә 200 гектар мәйданда туңга сөрелгән. Әмма техника яхшы бара, темпны саклыйлар, көн саен һәр техника 20 гектарга якын җир эшкәртә. Шуңа күрә һава торышы мөмкинлек бирсә, бу эшне кыска срокларда тәмамларга уйлыйбыз, - дип исәпли Виктор Газизов.
Хуҗалыкта тагын 140 гектар мәйданнан кукуруз җыеп аласы кала. Печән һәм сенаж җитәрлек әзерләнгән. Силос та әзерләгәч, хуҗалык үзен малларны уңышлы кышлату өчен җитәрлек мал азыгы белән тәэмин итте дияргә була.
Көзге чәчүгә килгәндә, хуҗалыкта уҗым чәчелгән дә инде, 450 гектарга зарялылар арыш чәчкән. «Заря»да быел менә шулай кызыклы килеп чыкты – киләсе ел уңышына нигез салынган, ә менә быелгы уңыш, һава торышы мөмкинлек бирсә, сентябрь азагына гына тәмамланачак. Күрәсең, мондый хәл бездә генә түгел – Ринат Хаҗетдинов сүзләре буенча, район буенча, гомумән, уҗым планлаштырылган мәйданның яртысына диярлек чәчелгән, бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 40%ка гына җыелган.
Читайте нас: