Бүген яңа техникасы белән бик сирәк хуҗалыклар гына мактана ала. Ә менә алгалылар техника паркларын ел саен яңартып торалар.
Узган елда комбайн сатып алганнар иде, быел Т-150 тракторлы булдылар. Бәясе 5 млн сум. Аз сумма түгел, һәм бу очракта аларга "Рослизинг" ярдәмгә килгән. Бурычны хуҗалык ел дәвамын түләячәк, ә кредит буенча процентлар 3% кына.
Тракторга ике яруслы сабан сатып алганнар, анысы 900 мең сум тора.
- Элек мондый сабаннарны чит илдә эшлиләр иде. Хәзер Алтайда җитештерәләр. Бик уңайлы, колачы киң, бер урауда ярты басуны сөреп чыга, - ди хуҗалык рәисе Рифкать Хәтмуллин.