Кама таңнары
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
3 октябрь 2019, 14:17

"Соңгы ун елда иң авыр урак"

2 октябрьдә Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте утырышында чыгыш ясады, аны Премьер-министр Дмитрий Медведев үткәрде. Төбәк җитәкчесе республикада авыл хуҗалыгы культуралары уңышын җыюның башлангыч йомгаклары турында сөйләде.

- Быел чәчү мәйданнары 3 миллион гектар тәшкил итте. Шуның 2 миллион 120 мең гектарында сабанашлык чәчелгән.
Кызганычка каршы, яз көне һава торышы начар булды. Бөртеклеләр 170 мең гектар мәйданда юкка чыкты. 585 авыл хуҗалыгы предприятиесенең югалтулары 865 миллион сумнан артып китте.
Урып-җыю да катлаулы һава шартларында бара. Башкортстанда гел яңгырлар ява. Соңгы айда ике норма явым-төшем булды.
Соңгы ун елда иң катлаулы урак булуга карамастан, без бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәллибез. Мәйданнарның 94 проценты җыеп алынган. Ашлык суктыру 3 миллион тоннадан артып китте, уртача уңдырышлылык - бер гектардан 20 центнер.
Хәзер без техник һәм майлы культуралар җыябыз. Шикәр чөгендере уңышы да яхшы булыр дип көтәбез. Бүгенге көнгә 427 мең тонна чыгарылган һәм 250 мең тоннадан артык эшкәртелгән. Республиканың өч шикәр җитештерү предприятиесе дә эшләтеп җибәрелде һәм шикәр чөгендерен эшкәртеп өлгерә.
Быел безнең ашлык, шикәр чөгендере, яшелчә, майлы культуралар буенча фаразлауларыбыз узган елгы күләмнән артып китә.
Агросәнәгать комплексына ярдәмгә 4,4 миллиард сум юнәлтелгән, шул исәптән федераль бюджеттан – 2,2 миллиард сум. Сезгә, Русия Федерациясе Хөкүмәтенә һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгына әлеге, бик кирәкле финанс ярдәм өчен рәхмәт әйтәсем килә.
Хәзер республиканың агросәнәгать комплексы өчен ике юнәлеш принципиаль – тармакны техник модернизацияләү һәм АПК продукциясен экспортлауны арттыру.
Ел башыннан 4,5 миллиард сумлык техника сатып алдык. Әмма бу гына аз. Хәзерге вакытта безгә чәчү комплекслары булган 1 200 ашлык җыю комбайны һәм 3 мең югары җитештерүчәнлекле трактор җитми.
Быел Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән «Росагролизинг»ның «2.0 техника паркын яңарту» яңа программасы старт алды. Нәкъ менә аның ярдәмендә республика аграрийлары ташламалы лизинг шартларында 520 миллион сумлык техника сатып алганнар инде. Русия Хөкүмәтенә һәм «Росагролизинг»ка ярдәм һәм хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәсем килә. Әлеге нәтиҗәле программаны дәвам итеп кенә калмыйча, аның масштабларын да киңәйтергә кирәктер.
Ахырда Башкортостан Республикасы АПКсын динамик үстерү өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерәсем килә, - диде Радий Хәбиров.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/so-gy-un-elda-i-avyr-urak/
Читайте нас: