Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
25 октябрь 2019, 15:34

Илгизәр Шәрипов – иң яхшы авыл хезмәтчәннәренең берсе

Бүген республикада Аыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар үтә. Бәйрәмнең төр геройлары арасында “Алга” токымчылык заводы” водителе Илгизәр Шәрипов та бар. Аңа бүген Башкортстан Республикасының Мактау грамотасын тапшыралар.

Илгизәр Бариевич авыл хуҗалыгында 30 елдан артык эшли, шушы еллар дәвамында үзен намуслы эшче итеп таныта. Чәчү һәм яшел урак чорларында ул югары күрсәткечләргә ирешә.
Тантаналы чарада район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнаша. Делегациягә авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе һәм белгече, “Алга” һәм “Заря” хуҗалыклары, КФХ җитәкчеләре һәм «Краснокамскмолоко», «Агроторг» җәмгыятьләре директорлары кергән.
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм “Август” компаниясе белән берлектә оештырган “Минем җирем – минем байлыгым” балалар рәсемнәр конкурсына йомгак ясалачак. Тагын да 2019 елгы урак нәтиҗәләре буенча иң яхшы 10 эшчегә Chevrolet Niva автомобиле бирәчәкләр.
Читайте нас: