Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
5 декабрь 2019, 15:20

Төп мәшәкать – ремонт

Авыл хуҗалыгы техника­сын кышкы саклауга кую, көзге-кышкы чорда ремонт эшләрен оештыру – район аграрийлары киңәшмәдә шушы сорауларны тик­шерде. “Алга” токымчы­лык заводы” базасында узган әлеге киңәшмәдә орлык хәзерләү һәм ун айга терлекчелектәге йомгаклар турында да сөйләштеләр.

БР Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе начальнигы урын­басары Илһам Шакиров, авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре һәм начальнигы Рәдиф Әксәнов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, зоотехниклар, мал табиблары, бухгалтерлар, инженерлар составындагы киңәшмәдә катнашучылар эшне теоретик өлештән баш­лады.
Төп тема буенча авыл хуҗалыгы бүлегенең баш ин­женеры Валентин Никишев чыгыш ясады. Ул техника ремонтлау буенча республи­ка киңәшмәсендә катнашуы, анда нинди бурычлар куелуы турында сөйләде һәм эш пла­нын тәкъдим итте.
Алга таба авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ту­гыз айга финанс-хуҗалык эшчәнлеге белән авыл хуҗалыгы бүлегенең баш бух­галтеры Миләүшә Шәйдуллина таныштырды. Байтак урында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кимеде һәм шуңа бәйле табыш азайды, дип бел­дерде ул. Табыш әлеге дә баягы “Алга”да һәм “Сабантуй” те­плицалар комплексында гына арткан.
Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан алынган субсидияләр белән мәгълүмат-консультация үзәге директоры Роза Манна­нова таныштырды.
- Һәр гектарга һәм сөткә бирелгән субсидияләр елдан-ел кими, ә менә грантларга акча күбрәк бүленә. Әмма, үз эшеңне үстерүгә чынлап та акча алу мөмкинлеге булуга карамастан, ни өчендер фермерларыбыз грантлар алуга конкурслар­да катнашырга батырчылык итми, - диде Роза Зөфәровна һәм грант алучы фермерларны мисалга китерде. Болар: Са­узбаштан И.Хәертдинов, Яңа Нугайдан Хәлиуллиннар.
Орлык хәстәрлеге турында авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Ринат Хаҗетдинов сөйләде. Башта ул хуҗалыкларда киптерү җайланмасы булырга тиешлегенә басым ясады, чөнки ул булмагач, кайбер хуҗалыклар сыерларына сыйфатсыз фураж ашата, басуларына сыйфатсыз орлык чәчә.
Ун айга терлекчелеккә йом­гак ясау да проблемалы килеп чыкты.
- Малларны кышлатыр өчен хуҗалыкларда азык җитәрлек, кышлату үз тәртибе белән бара. Тик маллар кимеде, кайбер хуҗалыкларда бөтенләй мал юк, ит һәм сөт җитештерү нык кимеде. Бу хәлдән чыгуның бердәнбер юлы - мал сатып алу, савымны арттыру, ит җитештерү. Хуҗалыклар, продукция сатудан кертергә тиешле акчасыз, озак яши ал­маячак, - диде авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Зенфир Әхмәров.
Читайте нас: