Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
10 декабрь 2019, 12:46

"Алга"да төзелгән ангар кирәкле булып чыкты

Кирәмәт фермасындагы биналардан нәтиҗәле файдалану максатында быел җәй алгалылар сөт ташлаган сыерларга дип ангар төзеде. Бүген ангарда маллар асрала.

- Элек сөт ташлаган сыерларны фермада асрадык. Алар бозаулаганчы берничә ай савылмый, шуңа күрә аларны савым сыерлары белән бергә тоту отышлы түгел – бу ферма биналарын файдасыз куллану да, электрга чыгымнар да. Хәзер сөт ташлаган сыерлар ангарда асрала. Иртән без аларны ферма янына чыгарабыз, кирәк саен аларга азык, су салалар. Төнгелеккә сыерлар ангарга куып кертелә. Сөт ташлаган сыерлар өчен бу ябык бинада ятуга караганда файдалырак, чөнки алар хәзер саф һавада йөри, хәрәкәттәләр, шуңа күрә үзләре дә сау булачак, бозаулары да артык үсмәячәк һәм бозаулаганда сыерларга зыян салмаячак. Ә бозаулар вакытлары җиткәч, белгечләребез сыерларны ангардан бозаулау бүлегенә күчерәчәк, - дип сөйли Кирәмәт фермасы мөдире Фирдәвис Сәфәргалиев.
Теглар:пз "алга"
Читайте нас: