Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
17 декабрь 2019, 13:20

Итле ярминкә булды монысы

Район үзәге Николо-Берёзовкада 14 декабрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ниһаять, суытты һәм ит сатучыларга яңа таләпләр буенча кирәкле суыткыч дип баш ватасы булмады бу юлы. Урам үзе – суыткыч та, туңдыргыч та.

Шуңа күрә ит күп – тулы бер рәт иде. Сыер итен килограммын 280-320 усм белән саттылар. Дуңгыз итенә хак 220 сумнан башлап иде.
Йорт кошларын түшкәсе белән саттылар. Тавыкларга бәя - 350 сумнан, бройлерларга 750 сумнан башлап иде. Үрдәк, күркәүрдәкләрне якынча 1000 сумга саттылар. Казның килограммына 450 сум сорап торалар иде. Ташлама ясап килограммын хәтта 390 сумга сатучылар булды. Кайбер казларның авырлыгы 5 килограммнан да артып китте.
Иң диетик иттән саналган күркә ите дә бар иде. Аны килограммын 450 сумнан саттылар. Бер күркә бәясе 3600 сумга басты хәтта. Ат итен килограммын 240 сумга сатып торалар иде. Бер урында эчәк-үпкәләр саттылар.
Күп булуга карамастан, итне теләп алдылар. Аеруча Борай фермерлары алып килгән итне яраттылар. Үзләре үстергән булганлыктан Раздолье фермерларының да дуңгыз итен яратып алдылар.
Иттән тыш, ярминкәдә кипкән җимеш һәм чикләвек саттылар. Әстерхан чикләвеген капчыклап саттылар – килограммы 250 сум иде.
Мүзәктә узган елда эш башлаган «Зарина» кооперативы үзләре ясаган гранул катнаш мал азыгы алып килгән иде.
Читайте нас: