Бүген районда 11237 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 4569 башы – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында. 11237 баш малның 5206сы – сыерлар, шуларның бары 1787се генә «колхозларныкы». Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Земфир Ахмаров әйтүенчә, кайбер хуҗалыкларда сыерлар бөтенләй юк. Мәсәлән, быел гына да «Колос», «Маяк» агрофирмаларында да сыерлар бетерелде.
- Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да маллар санының кимүе күзәтелә. Бу эшкә сәләтне халыкның читкә китүе, мал азыгының кыйммәт булуы һәм әзер терлекчелек продукциясенең чагыштырмача арзан булуы белән бәйле. Бүген җитештерүгә караганда, сатып алуы җиңелрәк, - ди Земфир Гависович.
Маллар саны азайгач, җитештерү дә кимегән. Барлык төр хуҗалыклар буенча 235 мең центнер сөт җитештерелгән. Шуларның 72 мең центнерга якыны авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларына туры килә. Ит 24 мең центнер җитештерелгән, шуның 3,7 мең центнеры – хуҗалыкларда. Сөт һәм ит җитештерү былтыргы белән чагыштырганда 73% тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында савым бер сыерга 4571 килограмм туры килгән – бу былтыргы белән чагыштырганда 98%. Уртача тәүлеклек артым - 537 грамм, яисә былтыргыга караганда 97%.