«Башкортстанныкы – модада. Трендта бул!» чарасының программасы бай эчтәлекле иде. Башта ведомство фойесында Бөре сөт продуктлары һәм республикабызның авыл хуҗалыгы коооперативлары продукцияләре күргәзмәсе үтте. Бөре шәһәренең чын кефир, каймак һәм эремчегеннән тыш, төбәкнең төрле почмакларыннан килүчеләр ат итен, Чишмә деликатесларын, Дәүләкән крем-балын һәм башкаларны тәмләп карады. Биредә җитештерүчеләр үз продукцияләре турында сөйләде, җитештерүдә бары тик республикада үстерелгән табигый ингредиентларны гына куллануларына, ә «химия»гә аларда урын юклыгына басым ясадылар.
Чарада катнашучыларны Илшат Фәзрахманов сәламләде. Ул БР Авыл хуҗалыгы сайтында бер елга муниципалитетлардагы аграр тормыш турында 10 меңгә якын материал урнаштырылуын билгеләде: биредә күрсәткечләр, көндәлек мәшәкатьләр, кешеләр турында да бар. Боларның барысын да киңкүләм-мәгълүмат чараларында күреп булмый. Ә андый материаллар республиканың Авыл хуҗалыгы сайтына куелгач, иң яхшылары федераль аграр ведомствосы тасмасына да эләккән һәм төрле хәбәрдарлык чараларына таралган. Илшат Илдусович шул ук вакытта район гәзитләре журналистларын тагын да активрак булырга, урындагы продукцияне кайда һәм ничек җитештерүләре турында сөйләргә, үзенчәлекләрен билгеләргә, ә урындагы азык-төлекнең бар өстенлекләрен дә «Башкортстанныкы - модада» слоганына берләштерергә чакырды.
Аннары Илшат Фәзрахманов «Башкортстанныкы – модада. Трендта бул!» иҗат конкурсы турында игълан итте. Конкурс барышында үзебездә җитештерелгән продукциягә, аны әзерләү процессына, аны эшләүче кешеләргә багышланган иң яхшы мәкаләләр, социаль челтәрләрдәге постлар, электрон хәбәрдарлык чараларындагы мәгълүмат материаллары, видеосюжетлар, фотосурәтләр сайлап алыначак. Конкурс киләсе елның көзенә кадәр дәвам итәчәк, җиңүчеләр һәм призерлар «Безнең бренд» республика азык-төлек фестивале кысаларында кыйммәтле бүләкләр алачак. Эшләр 2020 елның 9 гыйнварыннан кабул ителә башлый.
Чарада шулай ук БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык җитәкчесе Борис Мелкоедов, БР Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге директоры урынбасары Владимир Яковлев, танылган табиб-диетолог һәм блогер Регина Ахунҗанова (Регина Доктор), эшкуар һәм блогер Денис Өметбаев һәм «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгының үз хәбәрчесе Гүзәл Галәветдинова чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга төбәктә авыл хуҗалыгы кооперациясенең үсеше, социаль челтәрләрдә мәгълүматны дөрес бирү, үз блогыңны алга этәрү һәм башкалар турында сөйләделәр. Чара азагында БР Авыл хуҗалыгы бүлеге белән үзара килешеп эшләгән иң яхшы ун район бүләкләнде. Рейтинг лидерлары дипломнар алды. Шулай ук «Республиканың агросәнәгать комплексы эшен объектив яктырткан өчен» төбәк һәм федераль киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары дә бүләкләнде.