Биш ел элек, ат үрчетә башлаганда, Хәмидуллиннарның крестьян-фермер хуҗалыгын булдыру турында уйлап та карамаганнар, тормышка ашырасы килгән балачак хыяллары гына булган.
- Атларны бала чактан ук яратам. Авылда хуҗалыкта атсыз булмый, безнеке дә бар иде, һәм мин аларны карарга, тәрбияләргә ярата идем. Ә атта чабу үзе бер бәхет. Мин шул чакта ук киләчәктә ат үрчетәчәкмен дип хыялландым. Мөмкинлек барлыкка килү белән үк атлар сатып ала башладым, - дип сөйли Салават Хәмидуллин.
Иренең башлангычын Эльвера Баязитовна да хуплаган һәм гаиләнең бар көчләрен һәм мөмкинлекләрен үз эшләрен булдыруга юнәлтергә ризалашкан. Хәмидуллиннарның ат үрчетү белән шөгыльләнү идеясен туганнары да хуплаган.
Шуңа күрә, үзләренә тиешле пай җирләрен тиешенчә рәсмиләштергәннәр, анда атлар өчен лапас эшләгәннәр. Малларга су эчерер өчен участокта кое казыганнар, тиздән ут та керткәннәр, һәм су белән тәэмин итү мәсьәләсен генератор ярдәмендә хәл иткәннәр. Мал азыгын да алар үзләре әзерли, моның өчен гаиләнең үз техникасы бар. Беренче атны сатып алганнан соң хуҗалыкта аларның саны 2019 елга 20 башка җиткән.
- Былтыр без крестьян-фермер хуҗалыгын төзү турында уйлый башладык. Һәм апрельдә минем исемгә крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштердек. Шул чакта без, яңа ачылган КФХ буларак, «Агростартап» прграммасында катнаша алуыбызны белдек, һәм конкурста катнашу өчен документларыбызны тапшырырга булдык, - дип уртаклашты Эльвера Хәмидуллина.
Һәм алар көннәр буе программа таләпләрен һәм шартларын өйрәнгәннәр, җентекләп уйлаганнар, бизнес-план һәм чыгымнар планын төзегәннәр, башка документацияне әзерләгәннәр. Диплом эше өстендә эшләгән кебек җитди шөгыльләнергә туры килгән. Һәм аның нәтиҗәсе булган – КФХ 1,5 млн сум грант откан. Әйткәндәй, фермерлар үзләре исәпләвенчә, җиңүләрендә хуҗалыкның базасы булуы зур роль уйнаган, чөнки акча эшне баштан башларга түгел, киңәер өчен генә таләп ителгән.
Ә грант акчасына башкорт токымлы атлар сатып алырга карар иткәннәр. Салават Фәимҗанович әлеге токым атларын үрчетүнең файдалы икәнлеген үз тәҗрибәсеннән чыгып белә – аларның ите дә, сөте дә күп чыга. Дөрес, нәкъ әлеге токым атларын сатып алыр өчен фермерларга күп көч салырга туры килә.
- Башкорт токымлы атларны сатуда табуы бик авыр икән. Аларны эзләп, күп районнарга барырга туры килде. Әлеге токым бетеп бара дигән сүзләрнең чынлыгына ышандым. Һәм төбәк башлыгы Радий Хәбировның бездә ат үрчетү белән шөгыльләнүне тергезү һәм нәкъ башкорт токымлы атларны үрчетү турында нигә күп сөйләвен аңладым. Бу малларны, чыннан да, популярлаштырырга кирәк. Ә әлеге токым атларын үрчеткән фермерны Благовар районыннан таптым. Һәм без аңардан 20 баш ат сатып алдык, - дип сөйли Салават Хәмидуллин.
Нәтиҗәдә, грант акчасының күпчелек өлеше – 1 млн 400 мең сум - нәкъ атлар сатып алуга тотылган. Калганына тагылма печән җыйгыч алганнар – мал азыгы хәзерләгәндә бу техника бик кирәк. Ә трактор, чапкыч, печән кыскыч хуҗалыкта электән булган.
Атлар өчен фермерлар 800гә якын төргәк печән әзерләгән - кышка җитәргә тиеш, диләр. Атлар кыш көне дә көтүлектә йөри – тояклары белән тирән булмаган карны чокып, коры үлән белән туклана.
Башкорт токымлы атлар үзләренең дисциплинасы белән таң калдыра – аларны көтүлеккә чыгарып җибәрәләр, алар аннан читкә китмиләр, һәм караңгы төшкәч, үзләре кире кайта.
Гомумән, Салават Хәмидуллин аңлатуынча, башкорт токымлы атлар һәрвакыт көтүләре белән йөри, еракка китмиләр. Көтүнең «башлыгы» бар, һәм куркыныч туган очракта, ул бөтен көтүне оештыра. Хайван яисә кеше булсынмы, читләрне якын да китерми, танышлары гына якын килә ала.