Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
27 гыйнвар 2020, 15:50

Берлинда – “Яшел атна”

17-26 гыйнварда Башкорт дәүләт аграр университеты вәкилләре Берлинда узган "Яшел атна-2020" күргәзмә-ярминкәдә катнашты.

85нче тапкыр оештырылган чара бу юлы да эчтәлекле булды. Чара кысаларында Башкортстан вәкилләре фермер хуҗалыкларында, орлык җитештерү компанияләрендә һәм башка җирләрдә булды. Моннан тыш, белгечләр Гумбольдт исемендәге университетта 40 сәгать дәвам иткән курсларда укып, квалификацияләрен үстерде.
Чарада 61 ил катнашты. Безнең делегацияне республика Хөкүмәтенең Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов җитәкләде.
Билгеле булуынча, ил Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында авыл хуҗалыгын үстерү юнәлеше дә бар. Бу чара да республикада аграр тармакка яңарышлар кертүгә этәргеч булды.
Читайте нас: