Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
5 февраль 2020, 17:35

СӨТНЕ ЮГАЛТУГА ЮЛ КУЙМЫЙЛАР

Районда малларны кышлату дәвам итә. Кышын малларны уңышлы тәрбияләү бурычларының берсе – савымны киметмәү. Һәм бу бурычны «Раздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә яхшы үтиләр. Алай гына да түгел, сыерлар бозаулау нәтиҗәсендә хуҗалыкта савым артып килә.

- Кышны чыгар өчен мал азыгыбыз җитәрлек. Малларга печән салабыз, сенаж, салам, фураж ашатабыз. Сыерларга патока да бирәбез – ул сөтне арттыра. Әле көненә 1500 литр сөт савып алабыз. Сөтебез беренче сорттан, аны Илеш сөт заводына тапшырабыз, - дип сөйли «Раздолье» җәмгыятенең ферма мөдире Җәнәт Асербаев.
Савымның артуын ул сыерларның күпләп бозаулавы белән дә аңлата. Шуңа бәйле бозау караучы Зинаида Петрованың эшләре дә арткан – бүген профилакторийда ул 90га якын бозау тәрбияли. Биредә бозауларны бер айлык булганчы тоталар. Зинаида Сергеевна аларны чын мәгънәсендә аякка бастыра – 20 елга якын эш тәҗрибәсе белән ул хәтта зәгыйфь терлекләрне тергезә.
- Бозауларны көн дә иртән карап барлап чыгам – эш көнем шундый тикшерүдән башланып китә. Аннары аларга үләннәр сыркындысы эчерәм – алардагы витамин терлекләрнең организмын ныгытырга ярдәм итә. Соңыннан бозауларга печән, фураж таратам. Иртәнге савымнан аларга сөт бирәбез. Яңа савылган сөтне алар көненә ике тапкыр – иртән һәм кичен – эчә. Сөт эчерү үзенең нәтиҗәсен бирә – бозаулар ныклы булып үсә. Моннан тыш, көн дәвамында бозауларга яфраказык, солы бирәбез, - дип сөйли Зинаида Петрова.
Бер айдан соң бозауларны терлек үрчетү корпусына күчерәләр. Әлегә анда иске идәнне алыштыралар. Берничә эшчедән торган бригада иске идәннәрне сүтеп яңасын тезә.
Раздольелылар менә шундый мәшәкатьләр белән яши – бозауларны саклап калырга, сөт җитештерүне арттырырга тырышалар.
Читайте нас: