Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
7 февраль 2020, 16:07

ТӨЗЕК ТЕХНИКА - УҢЫШЛЫ ЧӘЧҮ

«Алга»да ремонт эшләре бара

Малларны кышлатудан тыш, район хуҗалыклары бүген авыл хуҗалыгы техникасын язгы басу эшләренә әзерләү белән мәшгуль.
Мәсәлән, «Алга» токымчылык заводы»нда тракторлар һәм машиналар 95%ка ремонтланган да инде, тагылмалы техниканы ремонтлау тулы куәтенә бара. Быелгы сезонда хуҗалыкта тракторлар һәм йөк машиналарына зур ремонт таләп ителмәгән, чөнки биредә техниканы карап кына торалар, бераз ватылса да, тизрәк көйләргә тырышалар. Дөрес, өч ДТ-75 тракторына вак ремонт эшләре таләп ителә. Ә әле төп бурыч – тагылмалы техниканы сыйфатлы әзерләү.
Техниканы, шул исәптән тагылмаларны да, биредә көздән үк ремонтлый башлаганнар. Шуңа күрә былтыр ук 120 тырманы ремонтлаганнар. Ә быел 6 культиваторны ремонтлап өлгергәннәр.
- Әлеге вакытта чәчкечләрне ремонтлыйбыз, шушы көннәрдә икесен ремонтлап бетерәчәкбез, тагын дүртесе кала. Аннары инде катоклар һәм дискаторларны ремонтый башлаячакбыз. Графикка сыячакбыз, дип уйлыйм, - ди хуҗалыкның баш инженеры Артур Әхмәтов.
Техниканы ремонтлау һәм саклау өчен ике җылы бокс булу, запас частьлар һәм иң мөһиме, тәҗрибәле кадрлар белән тәэмин ителүләре нәтиҗәсендә хуҗалыкта эшләр көйле бара. Ремонт эшләрен башкару өчен биредә тәҗрибәле механизаторларны да, яшь белгечләрне дә үз эченә алган бригада төзегәннәр. Механизатор, ә әлегә бригадир Юрий Айдимиров җитәкчелеге астында Надир Закиров, Илназ Галиев, Александр Нуриев, Булат Кисилев һәм эретеп ябыштыручы Фират Миңнеәхмәтов эшлиләр.
Әмма алгалылар техник базаларын ремонт ясау белән генә ныгытмый, бүген биредә яңа техника кайтуын да көтәләр, бу – пресс-җыйгыч, чәчкеч һәм культиватор. Баш инженер сүзләре буенча, хуҗалыкта кирәкле техникаларның барысы да булса да, барыбер аны яңартып торырга кирәк. Өстәвенә, техника паркын киңәйтү чәчү эшләрен, мал азыгы хәзерләүне тизрәк башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.
Техникаларны әзерләүдән тыш, хуҗалыкта язгы басу эшләренә башка яктан да әзерләнәләр. Шушы көннәрдә 90 тонна элиталы бодай орлыгы сатып алганнар. Шулай ук минераль ашламалар да сатып алачаклар, яглык-майлау материаллары белән тәэмин итүне дә азакка калдырмыйлар. Шулай итеп, алгалылар чәчү кампаниясен проблемаларсыз һәм тиз үткәреп чыгар өчен бар шартларны да алдан тудыралар.
Лилия Насртдинова.
Читайте нас: