Хуҗалыкның баш агрономы Айдар Муллаянов сүзләре буенча, «Алга» токымчылык заводы»нда кышлату яхшы бара – мал азыгының бар төре дә җитәрлек. Биредә малларга печән, сенаж, силос, фураж ашаталар. Нәтиҗәдә бер сыердан 12 килограмм сөт савып алалар.
- Шулай ук савым сыерлары рационына боламык та кертәбез – аны фураждан эшлибез, берникадәр шрот һәм бәрәңге балы өстибез. Бу өстәмәләр сөтнең майлылыгын һәм аксымны арттырырга булышлык итә. Нәтиҗәдә 3,8-3,9% майлылыклы һәм аксымы югары процентлы булган сөт алабыз. Сөтне Бәләбәй сөт заводына югары сорт белән сатабыз, - дип сөйли Айдар Муллаянов.
Дөрес, аның сүзләре буенча, бүген сөтне бәләбәйлеләр 24 сум 20 тиен белән кабул итәләр, бу моңа кадәр булганга караганда 50 тиенгә арзанрак – бу чорда төбәк буенча сөт җитештерүнең артуы үзен сиздергән.
Әмма малларны ашатуга игътибарларын арттыру алгалыларга сөтнең сыйфатын гына түгел, күләмен дә арттырырга мөмкинлек бирә - хуҗалыкта көненә 8 тоннага якын сөт савып алалар, ә 7 тонна саталар. Әйткәндәй, хуҗалык кышкы чорда бу кадәр сөтне беренче тапкыр саталар.
Хуҗалыкка сөт сатарга ясалма орлыкландыру буенча эшнең җайга салынгалынлыгы да ярдәм итә – сыерлар ел әйләнәсенә диярлек бозаулый, шуңа күрә савымның кинәт кимүенә ирек бирмиләр. Ә гыйнварда хуҗалыкта 193 бозау барлыкка килгән.
Ферма биналарын рациональ файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, вакыт Редькино фермасын ябып, малларны Кирәмәт фермасына күчереп яхшы эшләгәннәрен күрсәткән. Шушы «күченү» нәтиҗәсендә кысыр сыерлар өчен Кирәмәт фермасында өстәмә җылытылмый торган ангар төзеделәр – хәзер биредә маллар саны да артты, сөт җитештерү дә үсте.
Шуңа күрә алгалылар тагын бер яңалык кертү турында уйлый – Кирәмәт фермасында Иске Бөртек фермасындагы кебек сыер саву залы җиһазландырырга планлаштыралар. Ул чагында савымчыларга да йөкләнеш азрак төшәчәк. Әмма хуҗалыкның беренче бурычы – малларны кышлатуда ирешелгән күрсәткечләрне төшермәскә.