Кама таңнары
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
14 февраль 2020, 17:10

СӨТКӘ ДӘ, ИТКӘ ДӘ ИГЪТИБАР ЗУР

«Восход» җәмгыятендә малларны кышлату уңышлы бара.

Район хуҗалыкларында малларны кышлату штатлы режимда бара. «Восход» хуҗалыгында да ул уңышлы бара, биредә сыерлар күпләп бозаулаган чорда бозауларның үлүенә юл куймыйлар һәм симертүдәге үгезбозаулар да яхшы артым бирә.
Хуҗалыкта сыерлар ноябрьдә үк бозаулый башлаган, шуңа күрә бүгенгә сыерларның 80%ы бозаулаган.. Шул вакыт эчендә 60 бозау туган, әлеге вакытта алар хуҗалыкның тәҗрибәле эшчесе Фирдәвис Гыйздатовның җентекле күзәтүе астында торалар. Фирдәвис абый җәй көне көтү көтә, ә кыш – бозаулар карый. «Восход» хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Ахунов сүзләре буенча, андый җаваплы эшне ышанып тапшырыр өчен, аннан да ышанычлырак кеше юк.
- Һәр бозауның үзенчәлекләре бар, шуңа күрә һәрберсенә аерым караш кирәк. Беренче атналарда яңа савылган сөт эчерәм – бу аларның иммунитетларын ныгыта. Аннары махсус бозаулар өчен тәгаенләнгән сөтне алыштыручы сыекчага күчәбез. Шулай ук бозауларның рационына печән, солы, тоз, витаминнар кертәбез – гомумән, маллар таза һәм ныклы булып үссен барысын да эшлибез, - дип сөйли Фирдәвис Гыйздатов.
Шул рәвешле, восходлылар бозаулар ныклы булып үссен өчен зур игътибар бирәләр, чөнки савым сыерлары көтүен яңарту һәм арттыру, симертүгә куелган төркемне тулыландыру буенча эшләр иң беренче нәкъ шуннан башлана.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 150 баш савым сыеры исәпләнә. Көн саен иртәнге савымнан соң малларны тышка алып чыгалар, көнне, кагыйдә буларак, маллар саф һавада үткәрә. Алар йөргән утарга тиешле күләмдә печән кертелә, шул рәвешле алар анда көне буе тук була.
- Печән һәм саламнан тыш, сыерларга көненә бишәр килограмм фураж да бирәбез, рационнарына өстәмә туклану кертәбез, шул исәптән ылыс ботаклары да. Нәтиҗәдә бер сыердан көненә 8 килограммга якын сөт савып алабыз. Хуҗалык буенча савым бер көнгә барлыгы 12 центнерга якын була, шуларның ун центнерын сатабыз, - дип сөйли Илнур Мулланурович.
Хуҗалык сөтне беренче сорт белән Калтасы районына сата – продукцияне көн саен (кичке һәи иртәнге савымны) сатып алучы үзе, килограммын 22 сум белән, килеп алып китә. Сөт сатудан кергән тере акча җитештерүгә киткән чыгымнарны каплатырга ярдәм итә.
Ит җитештерү дә хуҗалыкка тере акча китерә, шуңа күрә биредә үгезбозауларны симертеп саталар. Бүгенге көндә 40 баш үгезбозау симертүдә, көндез алар да шулай ук утарда йөри. Аларның рационын печән, салам, фураж һәм өстәмә азык тәшкил итә. Әйткәндәй, фуражны алар көненә унар килограмм алалар. Нәтиҗәдә алар көненә 800әр граммга арта. Үгезбозауларны 450 килограммга җиткәнче ашаталар һәм аннары саталар.
- Продукцияне сатканнан кергән акча агымдагы чыгымнарны каплатуга һәм чәчүгә әзерләнүгә китә. Чәчү өчен орлык җитәрлек. Ун тонна ягулык сатып алдык һәм кайтардык. Тагын техника сатып алырга планлаштырабыз, шул исәптән чапкыч, пресс-җыйгыч та – барысы да яхшы булыр дип ышанабыз, - ди Илнур Ахунов.
Лилия НАСРТДИНОВА.
Читайте нас: