Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
23 март 2020, 16:30

Район фермерлары халыкара чарада катнашты

17-20 март көннәрендә Уфада «АгроКомплекс» халыкара күргәзмәсе һәм Агросәнәгать форумы узды. Анда районнан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, шул исәптән Яңа Нугайдан фермерлар Хәмидуллиннар да катнашты.

Әйткәндәй, беренче «АгроКомплекс» күргәзмәсе төгәл 30 ел элек оештырылган һәм кечкенә төбәк экспозициясен хәтерләткән. Хәзер «АгроКомплекс» - аграрийлар, власть органнары, фән, бизнес вәкилләре очрашыр өчен куәтле платформа ул. Шуңа күрә күргәзмәдә эре агрохолдинглар, кече һәм урта предприятиеләр катнашалар.
Күргәзмәдә быел беренче тапкыр Калмыкия Республикасы, Воронеж, Саратов өлкәләренең коллектив стендлары тәкъдим ителде. Кабардин-Балкар Республикасы, Курган һәм Рязань өлкәләре. Казахстан компанияләренең дә «АгроКомплекс»та беренче тапкыр катнашуы булды.
Күргәзмәдә берничә бүлек эшләде. Авыл хуҗалыгы техникасы һәм аларга җиһазлар җитештерүчеләр, ветеринария һәм терлекчелектә, үсемлекчелектә, эшкәртүдә махсуслашкан компанияләр тулы бүлекләр тәкъдим итте. Авыл хуҗалыгындагы IT-технологияләр, финанслар, агрострахование аерым бүлекләр тәшкил иттеләр.
Азык-төлек ярминкәсе «АгроКомплекс» халыкара күргәзмәсендәге яңа юнәлешләрнең берсе булды. Монда җирле фермерларның, Башкорстандагы әйдәүче компанияләрнең товарлары куелган иде. Күргәзмәгә килүчеләр махсус урыннарда продукцияләрне тәмләп карый алды.
Шулай итеп, күргәзмә кулланучыларга, эшкуарларга, биредә яңа товар куючылар табарга мөмкин булган ретейлерларга исәпләнгән иде.
- Бик кызыклы булды, башка районнардан, төбәкләрдән килгән хезмәттәшләр белән аралаштык. Яңалыклар да белдек, мәсәлән, нинди техника һәм җайланмага субсидия бирелә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр нинди банк программаларыннан файдалана ала һәм башкалар. Ярминкә бай иде, чәй, казылык, кымыз тәмләп карадык. Аларның ничек җитештерелүен белдек. Фермерлар өчен консультацияләр дә булды, сорауларыбызга анык җаваплар алдык. Күргәзмәдә миңа барысы да ошады, - дип тәэссоратлары белән уртаклаша Эльвира Хәмидуллина.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: