Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
30 март 2020, 16:15

Тиздән басуга

Район хуҗалыкларында техник карау үткәрә башладылар. Белгечләр техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерә.

Ремонт эшләре яхшы дәрәҗәдә оештырылган хуҗалыкларда, әлбәттә, техника югары әзерлектә булачак. Шундыйлар сафына «Заря» авыл хуҗалыгы кооперативын да кертеп була: монда ремонт ясар өчен база да яхшы, белгечләр дә тәҗрибәле, запас частьларга да кытлык юк. Тәү чиратта зарялылар тагылмалы туфрак эшкәртүче техниканы ремонтлаган – ул бүген басуга чыгарга әзер. Тырмалауда - биш, культивациядә алты, кәтүкләүдә һәм чәчүдә берәр берәмлек техника эшләячәк. Планлаштырган 1450 гектарда чәчүне вакытында үткәрү өчен шул кадәр техника җитәчәк. Хуҗалыкта эшчеләр дә җитәрлек.
- Бездә тәгәрмәчле тракторлар 11. Шуларның икесенә зур ремонт кирәк булды: Беларусның двигателенә капиталь ремонт тәмамланып килә, Т-150 тракторының тапшырулар тартмасын алыштырабыз. Калган техника басуга чыгарга әзер. Шулай итеп, хуҗалык буенча техниканың әзерлеге 80 проценттан артыграк. Ә техник карау башлануга ремонт эшләрен тулысынча бетерәчәкбез, - ди «Заря»ның баш инженеры Виктор Газизов.
Ничек кенә авыр булса да, зарялылар техниканы үз көчләре белән төзәткән. Төп эшләрне шушы техникада эшләячәк механизаторлар үзләре башкарган. Менә тапшырулар тартмасын ремонтлауны төгәлләп килүче механизатор Игорь Шакиров та үзенең Т-150 тракторын тергезүгә бар көчен һәм осталыгын салган, чөнки басуга чыккач техника сынатырга тиеш түгел.
Шул ук вакытта техник карау башланган хуҗалыкларда белгечләр беренче кисәтүләрен ясаган.
- Техник карауны «Нур», «Восход», «Алга» токымчылык заводы» хуҗалыкларында үткәрдек инде. Дөрес, аларның барысы да сынауны тулысынча үтәлмәде, бүген без ясаган кисәтүләрне бетерү өстендә эшлиләр. Чиратта - «Раздолье», «Мир», «Заря» хуҗалыклары, аннары крестьян-фермер хуҗалыкларына барачакбыз. Әмма җиденче апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр техник карауны узып бетәргә тиеш – Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре шундый вакыт бирде, - дип билгеләде авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Валентин Никишев.
Шулай итеп, зарялыларга техник карау үтәргә туры киләчәк. Әйткәндәй, хуҗалык терлекчеләре алдында малларны уңышлы кышлатуны тәмамлау бурычы тора. Бүгенгә ирешелгән күрсәткечләр моның шулай булырына инандыра. Мәсәлән, хуҗалык буенча уртача тәүлеклек савым 1844 литр тәшкил итә. Ел башыннан алынган 165 бозау да яхшы үсә. Ә «Заря»да барлыгы 1310 баш мал асрыйлар, савым сыерлары - 260, таналары - 166 баш. Малларның күбесе көндезен саф һавада йөри.
- Бездә ике савым көтүе бар, аларны көн саен саф һавада йөртәбез. Таналар көн буе саф һавада. Калган маллар, ә бу 223 баштан торган симертү төркеме һәм бозаулар, ферма корпусларында асрала, - ди ферма мөдире Наталья Калиуллина.
Ул симертү төркемендәге артымның яхшы булуын да билгели. Ә хуҗалык өчен бу, барыннан да элек, «тере» акча, чөнки нәкъ сөт һәм ит сату хуҗалыкка язгы эшләргә уңышлы әзерләнергә мөмкинлек бирә.
Лилия Насртдинова
Читайте нас