"Кыр эшләре төгәл үтәләчәк. Актив фаза 10 апрельдә башлана һәм 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорны үткәрсәк, без азык-төлексез калачакбыз. Әлегә безнең ярты елга җитәрлек азык запасларыбыз бар. Быел дәүләт тарафыннан ярдәм бик зур. Начар эшләргә оят булачак. Без эшне бер атнага да кичектерә алмыйбыз, югыйсә азык-төлек кытлыгы булачак», - дип хәбәр итте Илшат Фазрахманов.