Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
14 апрель 2020, 13:55

Эшне берничә юнәлештә алып баралар

Һава торышы мөмкинлек бирү белән район хуҗалыклары язгы кыр эшләрен башлап җибәрде – күпьеллык үләннәрне тырматуга төштеләр. «Алга» токымчылык заводы»нда эшне берничә юнәлештә алып баралар: күпьеллык үләннәрне тырматалар, дым каплаталар һәм уҗым арышын тукландыралар.

- Басуга техника 8 апрельда чыкты. Болай иртә эш башлаганыбызны хәтерләмим, гадәттә, көннәр әйбәт торса, 20 апрельдан соң басуга чыга идек. Менә иртә килгән яз ничек була ул, - ди хуҗалыкның баш инженеры Артур Әхмәтов.
Эшне берничә юнәлештә башлап җибәргәннәр, чөнки кадрлар һәм техника җитәрлек. Күпьеллык үләннәрне тырматуда ике МТЗ-82, дым каплатуда дүрт ДТ-75 тракторы эшлиләр, уҗым арышын парланган чәчкеч таккан МТЗ-82 тракторында тукландыралар. Ашлама ташуга да техника җәлеп ителгән.
Әйткәндәй, быел хуҗалык 80 тонна минераль ашлама сатып алган. Хуҗалык җитәкчесе Рифкат Хәтмуллин әйткәнчә, басуга ашлама кертмичә мул уңышка испә тотасы юк, шунлыктан аны алуга акчаны кызганмаска кирәк.
Узган елда биредә 700 гектарга уҗым чәчкәннәр, димәк, быелгы уңыш өчен нигез яхшы.
Ә инде аяз көннәрдән тулысынча файдаланып калыр өчен алгалылар иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр эшли. Ашауга бүленеп алу да күп вакытны алмый – төшке һәм кичке ашларны хуҗалык пешекчеләре басуга китерә. Ашаулары, гадәттәгечә, тәмле, төрле һәм туклыклы.
Ашавына карап эше дә дигәндәй, хуҗалыкта уҗымнарны тукландыруны һәм күпьеллык үләннәрне тырматуны тәмамлап киләләр, бүген-иртәгә дым каплатуны да төгәлләячәкләр. Артур Әхмәтов әйтүенчә, шуннан соң чәчүгә төшәргә дә була.
Чәчүгә орлыкны хәзерләү ындыр табагында тулы куәтенә бара – аны эшкәртәләр, калибрлыйлар, агулыйлар. Хуҗалыкта чәчәргә орлык җитәрлек, шулай ук элиталы орлык сатып алганнар. Биредә люцерна, кандала үләне дә чәчмәкчеләр, 200 гектар күпьеллык үләннәрне яңартырга, солы, арпа чәчүлекләрен арттырырга ниятлиләр.
Күпьеллык үләннәрне тырматуда Василий Шараев һәм Фәнүс Кәшфутдинов эшлиләр.
Уҗымнарны тукландыруда Юрий Айдимиров эшли. Водитель Илүс Гәрәев ашлама ташый, чәчкечкә ашламаны Станислав Шуматбаев тутырып тора.
Дым каплатуга Нәгыйм Шәймәрданов, Яков Биктубаев, Фларис Хәммәтов агрегатлары җәлеп ителгән.
Район буенча тулаем алганда, күпьеллык үләннәрне тырматуга, уҗымнарны тукландыруга, дым каплатуга «Восход», «Заря», «Крестьянский двор» җәмгыятьләрендә, Гыйльфанова, Апаев крестьян-фермер хуҗалыкларында чыкканнар.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: