- Ильяс Әсхәтович, сез җитәкчелек иткән учреждение нәрсәләр белән шөгыльләнә, белгечләрегез нәрсәләр өчен җавап бирә?
- Нефтекама районара ветстанциясенең төп максаты – хайваннардагы, авыл хуҗалыгы һәм йорт терлекләрен, кошларны, умарта кортларын кертеп, йогышлы һәм башка авыруларны кисәтү һәм бетерү буенча чараларны тормышка ашыру, терлекчелеккә ветеринария хезмәте күрсәтүнең төбәк планнарын тормышка ашыру. Краснокама районы һәм Нефтекама шәһәре территориясендә терлекчелек продуктлары иминлеген тәэмин итүгә, халыкны кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган авырулардан саклауга аерым игътибар бирелә. Хәвефсез, сыйфатлы авыл хуҗалыгы җитештерүен сатуга чыгару да безнең белгечләр күзәтүе астында.
Бер яклап, безнең эш халыкның күбесенә күренмидер дә, әмма нәкъ шундый эшләр алып барылганга күрә районда эпизоотик торыш имин саклана.
- Ветстанциянең эшчәнлеге ничек оештырылган? Учреждение хезмәтләндергән территория зур гына бит.
- Ветстанциянең эшчәнлеге ун участокта алып барыла. Дүрт участок – болар ветлечебницалар, алар Нефтекама һәм Агыйдел шәһәрләрендә, Мүзәк һәм Яңа Бура авылларында. Мөдир, табиб һәм фельдшердан торган Мүзәк ветлечебницасы ике хуҗалыкны, биш КФХны һәм 17 авылны хезмәтләндерә. Мөдир, ветеринар һәм ике фельдшер эшләгән Яңа Бура ветлечебницасы «Алга» токымчылык заводы»н, ике КФХны һәм 13 авылны хезмәтләндерә. Бер участок – Әмҗе авылында урнашкан ветеринария пункты. Курый, Яңа Нугай, Шушнур, Яңа Каенлык һәм Яңа Янъегет ветеринария пунктларына бик күп эшләр йөкләтелгән. Шул ук вакытта, аларда бары 1-2шәр генә белгеч эшли.
Шуны билгеләргә кирәк, эшләре күп булуга карамастан, белгечләр үз эшләрен яхшы башкара, тиешле чараларны вакытында үткәрәләр. Һәм гомумән, ветеринарлар тәүлек әйләнәсенә эшли дияргә дә була – хайваннарга ярдәм теләсә кайчан кирәк булырга мөмкин.
- Ягъни районара ветеринария станциясендә чын һөнәриләр эшли дияргә була.
- Бу чыннан да шулай, безнең белгечләр – зур тәҗрибәләре булган үз эшләре осталары. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт стажы – 20 елдан артык, күбесе аннан да озаграк эшли, һөнәрләрен очраклы гына сайламаганнар, шуңа күрә дә алар бар күңелләрен биреп эшли. Безнең коллективта 35 кеше эшли, һәм шуларның икесе генә – яшь белгеч.
Шунысы кызганыч, әлбәттә, хәзер ветеринар һөнәре элекке кебек абруйлы түгел. Югыйсә, ветеринарлар тарафыннан башкарылган эшләр кешеләрнең һәм хайваннарның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кирәк.
- Әйткәндәй, учреждение белгечләре бүген нәрсә белән мәшгуль? Соңгы вакыйгалар эшләрне башкаруга ничек тә булса йогынты ясадымы?
- Имин эпизоотик торышны саклар өчен Нефтекама районара ветеринария станциясе хезмәткәрләре даими алып барырга тиешле эшләр бик күп. Һәм аларны кичектерергә, башкармый калырга бигрәк тә, ярамый. Чөнки аның нәтиҗәләре начар булырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр гадәти режимда эшләүләрен дәвам итә, әлбәттә, таләп ителгән саклык чараларын кулланып.
Мәсәлән, бу көннәрдә алар җәмәгать һәм авыл халкы малларына карата ветеринар-кисәтү чараларын үткәрә. Бирегә себер язвасы, эмфизематоз карбункулга каршы прививкалар ясау, туберкулезга тикшерү, лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен кан алу һәм башкалар керә. Моның өчен алар авылларга чыгалар – эшләрне малларны көтүгә чыгарганчы тәмамларга кирәк (хайванда теге яки бу чир ачыкланса, аны көтүгә чыгарарга ярамаганлыгы турында беркетмә бирелә). Бер үк вакытта хайваннарны идентификацияләү буенча эшләр дәвам итә: терлекне биркалау, яңа кайтарылганнарын (туганнарын) идентификацияләү, этләрне чиплау.
- Этләрне чиплауга халык ничек карый? Әлеге чараны тормышка ашыруда авырлыклар да бар иде бугай.
- Төрле кешеләр бар, кайвакыт чыннан да этләрен чипларга тәкъдим итүгә хуҗалары ризасызлык та белдерәләр. Хәер, әлеге чараның ни өчен кирәклеген аңлатканнан соң, күпләр ризалаша. Тора-бара этләрне чиплау да кирәклек буларак кабул ителер дип уйлыйм. Сыерларны, атларны, сарыкларны һәм башка йорт хайванарын биркалауга халык күнекте бит, югыйсә, үз вакытында бу чарага да начар карыйлар иде.
- Ә бал кортларын биркалауга килгәндә, эшләр ничек бара?
- Биредә дә үз авырлыклары бар – кешеләр аның нигә кирәклеген аңламый. Һәм биредә дә безнең белгечләр йортлар буенча йөргәндә бал кортларын биркалауның кирәкле чара булуын һәм умарталыкларның паспорты (ә алар лаборатор тикшеренүләр белән генә гамәлдә була), беренче чиратта, умартачыларның үзләре өчен кирәк булуын аңлаталар. Менә хәзер умарталарны ачар вакыт җитә, белгечләр проба алып, дүрт чиргә тикшерүләр үткәрәчәк. Бу бушлай эшләнә, чараны икенче квартал азагына кадәр үткәрергә кирәк.
Моннан тыш, бал кортлары күпләп үлгән очракта (мәсәлән, чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы һәм корткычларга каршы химикатлар белән эшкәрткәндә), биркаланмаган булсалар, юридик яктан якланылмый. Ягъни, бал кортлары күпләп үлгән очракта умартачының чыгымнарын беркем дә каплатмаяак, чөнки бал кортлары идентификацияләнмәгән, документлар белән расланмаган булгач, алар бөтенләй булмаган дигән сүз. Бүген безнең белгечләр моны да халыкка җиткерергә тырыша. Ягъни зур аңлату эше алып бара.
- Ильяс Әсхәтович, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нәрсәләр теләр идегез?
- Әлбәттә, беренче чиратта, сәламәтлек. Тагын да иминлек, түземлек, шәхси тормышларында һәм эшләрендә уңышлар телим.