Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
7 Май 2020, 15:55

Чәчүнең кызган мәле

«Алга» токымчылык заводы»нда тырмалау, дым каплату, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру кебек башка эшләр тәмамланган. Чәчүдә өч агрегат эшли.

Без хуҗалык көзен алган Т-150 тракторы һәм культиваторы белән яңа чәчкечне эштә күрдек. Ярыйсы гына күренә ул чәчкеч. Ялтырап торган буявы гына түгел, ә 6 метр колачы һәм 2 тоннага кадәр сыйдырышлылыгы белән дә. Яңа техниканы тәҗрибәле механизатор Василий Шараевка ышанып тапшырганнар.
Хуҗалык рәисе Рифкать Хәтмуллин минерал ашламаны күпләп алалганнарына сөенеп туялмый: элеккеге 60 тонна урынына 85 тонна юнәткәннәр шул.
- Ашламадан күп нәрсә тора. Орлыкның сыйфатлы булуы да мотлак. Нәрсә генә дисәләр дә, элиталы орлык уңышны күбрәк бирә. Шуңа күрә без элиталы орлык чәчәргә тырышабыз, - ди Рифкать Кавиевич.
Алгалылар терлекчелектә дә «элитага» басым ясыйлар – токымлы мал асрыйлар һәм үрчетәләр.
- Хәзер бөтен көтүебез дә үзебезнеке. Сыерларны үзебезнең бозаулардан үстердек. Ясалма орлыкландыру күптән җайга салынды. Һәм нәтиҗә үзен көттермәде: быел без сөтне былтыргыдан 10%ка күбрәк сатабыз, - дип сөйли рәис. - Шунлыктан маллар санын әлегә арттырырга җыенмыйбыз: булган сыерлардан күбрәк сөт алырга өйрәнергә кирәк. Сыерларны 900 башка кадәр арттыру мөмкинлегебез булса да, әлегә алар 700 баш. Ә менә чәчү мәйданнарын 150 гектарга арттырырга җыенабыз.
Рифкать Хәтмуллин бөртеклеләрне җитәрлек күләмдә үстерү бурычын куя, әлегә фуражның җитмәгәнен сатып алырга туры килә. Ашлыкның тулаем җыемын 25000 центнерга җиткерергә кирәк, әлегә иң күбе 23000 центнер чыккан. Әмма бурычны үтәр өчен алшартлар бар: мәйданнар арттырылган, матди-техник база ныклы, эшләргә кешеләр җитәрлек һәм язы да яхшы килде. Дөрес, кар тиз эреп бетү сәбәпле, яз иртә килгән кебек булса да, чынында салкыннары, туфрактагы кыраулары белән соңлады.
Әмма Рифкать Хәтмуллин әйтүенчә, әлегә һава торышы крестьянга мәрхәмәтле. «Без ашыкмый гына чәчәбез. Салкын җирдә орлык барыбер шытмый ятачак», - ди ул. Быелгы уңышның беренче шытымнарын да карадык без. Бу 10 көн элек чәчкән арпа чыгып килә. Тигез күренә болай.
Хәзер рәис агроном өчен дә үзе эшли – чәчүнең нормасын һәм тирәнлеген күзәтә, чәчкечләрне көйли һәм эшләр барышын тикшереп тора. Хәер, тикшерүнең хаҗәте бик юк та, чөнки эшчеләрнең күбесе тәҗрибәле, үз эшен белә. Яшьләрне дә өйрәтәләр. Әнә Булат Каюмов һөнәри училищедан соң колхозга башта слесарь булып килгән, ә хәзер тракторга утырган, иген үстерү эшенә өйрәнә. Тагын да быел «Алга»да гаиләләре белән эшләүчеләр бар: водитель Илгизәр Шәрипов улы Инзил, механизатор Гәрәев улы Илназ белән басуга чыкканнар.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: