Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
8 Май 2020, 13:46

"Восход"та чәчү тәмамлана

Быел яз иртә килде, шуңа күрә ай башына район хуҗалыклары чәчү эшләренең күбесен башкарды да. Шулар рәтендә «Восход» җәмгыяте дә – биредә яңгырлы көннәрдә дә эшләр тукталмаган, шуңа күрә бу атнада хуҗалыкта чәчү эшләре тәмамланачак.

- Быел басуга иртә чыктык, мондый хәлнең күптән булганы юк иде. Соңыннан башланган яңгырлар да эшне туктатмады – безнең кайбер басулар комлы, шуңа күрә анда техника бернинди проблемасыз эшләде. Хуҗалыкта сабанашлык чәчүлекләре барлыгы 550 гектар тәшкил итә, шул исәптән бодай – 200 га, арпа – 100 га, берьеллык үләннәр – 200 га. Арпа белән берьеллык үләннәрне чәчеп бетердек инде, әле бодай чәчәбез, - ди «Восход» хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Ахунов.
Басуда берничә техника эшли – бер-бер артлы диярлек. Беренче булып культиваторлар үтә: культивацияләүгә тәҗрибәле механизатор, хуҗалыкта озак еллар эшләүче Мәгъфурҗан Галимҗанов һәм, хуҗалыкта яңа гына эшли башласа да, үзен яхшы яктан күрсәтергә өлгергән Денис Әсләмов җәлеп ителгән. «Җир йомшак, көпшәк, шуңа күрә, ничек кирәк, шулай бара. Соңгы атнада һава торышының “утырып китүе” дә ярдәм итә», - дип уртаклаша тәэссоратлары белән бер генә минутка туктаган механизаторлар.
Ә басуның икенче башында чәчкеч таккан трактор туктаган - механизатор Руслан Байтуков һәм чәчүче Рөстәм Шәмсетдинов чәчкечкә орлык сала. Чәчкеч артыннан басуны таптатып барырга аларга Мөзәмир Ильясов ярдәм итә. Алар өчесе бергә тиз генә чәчкечне орлык белән тутыралар, ә бу исә, бер тоннага якын – бер тутырганда нәкъ шуның кадәр орлык кирәк. Һәм техника шунда ук эшкә керешә.
- Барысы да бердәм эшли, вакытны юкка үткәрмиләр, шуңа күрә эш тә ырамлы бара. Мәсәлән, бер көнгә 40 гектарга якын чәчәбез. Басуда механизаторлар иртәнге сәгать 8дән кичке 9га кадәр, төшке ашка гына туктап алалар. Төшке ашны басуга китерәбез, - дип сөйли Илнур Мулланурович.
Нәкъ эшкә шундый караш булганга күрә дә восходлылар чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып чыга алган. Чәчү эшләре тәмамлану белән үк биредә химик утауга тотыначаклар. Әйткәндәй, хуҗалыкта 300 гектар уҗым культуралары чәчкән булганнар, алар кышны яхшы чыккан. Хәзер мул уңышка исәп тотар өчен, сабанашлыкны да, уҗымны да яхшылап карарга кирәк.
Лилия НАСРТДИНОВА
Читайте нас: