Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
11 Май 2020, 23:00

Район хуҗалыклары терлекләрне җәйге легарьларга күчерә

Районның авыл хуҗалыгы пердприятиеләрендә мөгезле эре терлекне көтүлекләргә күчерү тәмамланып килә. Җәйге легарьларга беренчеләрдән булып “Алга” токымчылык заводы”ның Иске Бөртек товарлыклы-сөтчелек фермасы маллары күчте.

Маллар көтүгә чыга башлагач, хуҗалыкта савым артыр дип көтәләр. Биредә җәйге легарьларга бишенче майда күчә башлаганнар, бүгенгә Иске Бөртек, Кирәмәт фермаларыннан маллар күчерелгән. Көтүлекләргә яшь терлекне һәм сөт ташлаткан сыерларны куалар. Һәрберсендә якынча 150ләп баш булган биш савым көтүенә зур өметләр баглыйлар биредә. Көтүлектә алар озаклап йөри, һәм алгалылар, бу тиздән савымнарда чагылачак, дип көтә.
- Әле тәүлегенә җиде тонна сөт савып алабыз. Әмма практика күрсәтүенчә, малларны көтүлекләргә чыгаргач атна-ун көннән соң савым арта башлый. Сусыл яшел үлән, саф һавада йөрү килешә терлеккә, аннары без концентрат, катнаш азык бирүне дә туктатмыйбыз. Шуңа күрә тиздән тәүлегенә 10-11 тонна сөт савып ала башларбыз дип көтәбез, - дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Рифкать Хәтмуллин.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: