Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
18 Май 2020, 18:02

Авыл кешесенә ярдәмгә электр-көтүче килде

Яңа Бурада хәзер көтүне чыбырткысыз гына көтәләр. Чөнки аның кирәге юк. Малларны бөтенләй саклыйсы да юк дияргә була. Аларны хәзер электр-көтүче карый.

Бу - ток җибәрелгән тимерчыбыклардан сузылган күзгә бик күренми торган киртә. Һәм менә малларның тормышы иртәдән кичкә кадәр шул токлы киртә артында үтә.
Ә элек авыл халкы көтүне чиратлашып көтә иде. Көтү көтүе җиңел эш түгел, 12 сәгать буе аяк өсте йөрисең, мал артыннан чабасың. Сыеры да әле аның читкә китәргә генә тора. Кичкә аякларыңны өстерәп кайтып керәсең.
Әмма соңгы елларда авылларда маллар саны азайды, һәм шуңа күрә көтү чираты да бик тиз генә килеп җитә. Нигездә бар кеше дә эшли, чират җиткән саен, эштән сорап китүе дә кыен. Хәзер, яңа җайланма барлыкка килгәч, мал асраучылар саны да артыр, бәлки.
Людмила Шамшукова. Яңа Бура авылы.
Читайте нас: