Хуҗалыкта сабан ашлыкларын барлыгы 1500 гектарда чәчәләр, шуның 1200 гектарын бөртеклеләр били, 300 гектарын мал азыгына китәчәк культураларга бүләләр.
- Чәчүгә без 27 апрельдә, һава торышы көйләнү беләк үк, төштек, Басуларның күп өлешендә бодай үсә - аны 700 гектарда чәчәбез. Арпа һәм солыга 200шәр гектардан артыграк мәйдан бүләбез. Аларны без тәү чиратта чәчтек, бүген матур гына шытып үсеп киләләр инде. Ә бүген бодай чәчү белән мәшгульбез, - дип сөйли «Раздолье» җәмгыяте җитәкчесе Зәфил Нурлыев.
Биредә чәчү эшләренә ике бригада җәлеп ителгән. Техника һәм эшчеләр җитәрлек, күмәк тотынгач эш тә тизрәк бара. Без барган басуда башта туфракны ике техникада культивацияләделәр. Алар артыннан басуга ДТ-75 тракторында механизатор Александр Беляев керде. Өч чәчкече белән ул культиваторлар артыннан җитешеп барды. Һәрберсе 3,6 метрлап колачлы булган чәчкечләр белән эш нык кызу бара - бер әйләнгәндә алар 11,8 метрны «эләктерә» бит. Чәчүчеләр Станислав Павлов, Александр Евгеньев, Илдар Нургалиев орлыкны җәһәт кенә салалар, агрегатның көйле эшләвен дә күзәтеп торалар. Басуга орлыкны Алексей Апсаликов ташый.
Чәчкеч артыннан барган техникага да җитешер өчен кызу эшләргә туры килә, Зәфил Миңнеханович әйтүенчә, механизатор артка калмаска тырыша. Иң мөһиме - шулай җайга салынган эш технологик таләпләрне үтәргә мөмкинлек бирә. Димәк, чәчүлекләр тигез шытып чыгачак. Арпа басуы, мәсәлән, шуны раслап ямь-яшел булып утыра бүген.
Икенче басуда чәчү башкачарак оештырылган, чөнки биредә берьюлы берничә операцияне башкаручы Агратор комплексы эшли. Чәчкечләр таккан трактор шикелле шәп баралмый да соң инде үзе, гәрчә колачлау киңлеге шулай ук яхшы гына - 5,4 метр. Аның каравы, күпфункциялелеге исәбенә техникага һәм эшче көчләргә экономия. Ике бригада көненә 70-80 гектар басуны чәчә.
- Шулай ук кызу эшләвебезне дәвам итсәк, шушы көннәрдә бодай чәчүне төгәлләячәкбез һәм азык культураларына күчәчәкбез. Киләсе атнага чәчү эшләрен тәмамларбыз дип ниятләп торам, - ди Зәфил Нурлыев.
Күрше «Заря» хуҗалыгында да чәчү эшләрен тиз арада тәмамларга исәп тоталар. Анда бөртекләләргә 1100 гектар мәйдан бүленгән. Әле бодай чәчү белән мәшгульләр. Өч чәчкеч тагылган Т-150 тракторында тәҗрибәле механизатор Игорь Илинбаев эшли. Эш күләме басудан тора, дип сөйли ул, әгәр басу тигез, каршылыкларсыз икән, көн азагына кадәр 60 гектарда чәчәргә мөмкин.
Гадәт буенча зарялылар силоска кукуруз үстерүгә дә зур игътибар бүлә - аны бодайны чәчеп бетерү белән чәчә башлыйлар.
Район буенча алганда, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Валентин Никишев әйтүенчә, бодай чәчү тәмамланып килә инде, хуҗалыклар мал культураларын чәчә башлый. Аннары химик эшкәртү һәм тукландыру көтә.