Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
28 Май 2020, 13:03

Гөмбәләр – урындагы җитештерүчеләрдән

Быел яз Николо-Березовкада шампиньоннар үстерү буенча ферма ачылды. Бе-ренче уңышлары ук ирле-хатынлы Руфина һәм Эдуард Хүҗиннарның шам-пиньон үстерә башларга карар итүләре дөрес булуын раслаган – җирле җитештерүчеләрнең тәмле гөмбәләрен халык яратып та өлгергән.

Барысы да ел башында башланган. Хуҗиннар экологик чиста, тәмле һәм файдалы гөмбәләр үстерү идеясе барлыкка килү белән февральдә авыл уртасын-нан арендага бүлмә алганнар.
- Көтмәгәндә генә шундый карарга килдек. Мин үзем бөтенләй икенче төрле өлкәдә эшлим - сантехника эшләре белән шөгыльләнә идем. Бер заман шампиньоннар үстерү белән шөгыльләнгән икетуган энем миңа да шул эшне башларга тәкъдим итте. Хатыным белән киңәшләшкәннән соң, эшләп карарга булдык. Район хакимиятенә мөрәҗәгать иттек, «Эшкуарлык сәгате»ндә идән асты бүлмәсе сорадык, тәкъдим ителгәннәрдән үзебезгә ошаганын сайладык. Моннан тыш, район аренда түләве буенча да ярдәм итәргә булды – яңа эш башлаган КФХ буларак, кайбер ташламалар бирде, - дип сөйли эшкуар Эдуард Хуҗин.
Идән асты бүлмәсен тиешле тәртипкә китерер өчен, Хуҗиннарга бик күп көч һәм акча салырга туры килгән. Биредә алар идәнгә бетон җәйгәннәр, түшәмнәрен яңартканнар, стеналарын ремонтлап, агартканнар, вентиляция системасын эшләгәннәр – ремонт эшләренә айдан артык вакыт киткән. Гөмбәләрне “күчерер” өчен камералар әзер булгач, махсус компост сатып алганнар һәм март азагында стеллажларга урнаштырганнар. Шуннан беренче уңышны көтә башлаганнар. Шампиньоннар бик көйсез, аерым тәрбия, махсус микроклимат саклануын таләп итә. Камералардагы температураны, дымлылыкны, углекислый газның күләмен даими контрольдә тотарга, җирне йомшартырга, су сибәргә, махсус схема буенча тукландырырга кирәк. Гөмбәчеләр һәр камерадагы гөмбәләрне тәрбияләүнең барлык стадияләрен дә көнләп язып баралар. Руфина Хуҗина сүзләре буенча, алар шул вакыт эчендә бик күп махсус китаплар укый, интернеттан роликлар карый, башка гөмбә үстерүчеләр белән аралаша, гөмбәчеләр төркемнәрендә үзләре кебекләр белән үзара тәҗрибәләре белән уртаклаша, киңәшләр сорый. Беренче уңышны җыю ва-кыты җиткәнче, Хуҗиннар шул гөмбә үскән бинада яши дияргә дә була – бу көнне алар зур түземсезлек белән көтеп ала. Һәм менә, ниһаять, 1 майда алар беренче уңышларын җыя. Уңыш эшкуарларның үзләрен генә түгел, сатып алучыларны да куандыра – тәмле һәм файдалы гөмбәләрне шунда ук сатып алып бетерәләр. Икенче тапкыр җыелган уңыш та шундый ук тизлектә сатылып бетә. Хәзер фермерлар гөмбәләрдән өченче уңыш алу белән мәшгуль, аны июнь башында җыярга ниятлиләр. Хуҗиннар гөмбәләрен һәрберсе алты һәм биш тонна компосттан торган ике камерада үстерә. Тагын бер биш тонналык компостка исәпләнгән камера төзү буенча эшләр бара.
- Җитештерү күләмен арттыру белән генә гөмбәләрне өзлексез җитештерүгә күчеп була, чөнки уңыш билгеле бер вакытта гына җыела, гөмбәлек «ял итеп» ала, аның инкубация, үсү стадияләре бара. Ә берничә камера булганда, берсендә гөмбәләр үскән арада, икенчесе ял итә. Шуңа күрә әлегә өч камерада тулы куәткә эшләүне максат итеп куйдык. Продукцияне даими җитештерү чыгымнарны һәм керемнәрне дә көйләргә мөмкинлек бирәчәк, - дип эшкуар.
Бүген, мәсәлән, Краснокама шампиньоннарын пиццерияләр, кафелар, физик шәхесләр сатып ала. Даими җитештерүне җайга салганда, җәмәгать туклануы, кибетләр белән даими хезмәттәшлек итү турында уйларга мөмкин булыр иде. Аңлышыла ки, гөмбә фермасында җитештерү күләмнәрен арттырган саен эш күләме дә арта, шуңа күрә биредә даими эш урыннарын булдыру турында да уйлыйлар. Гөмбә сату белән генә чикләнмичә, уңышның өченчесен җыйганнан соң, якынча июнь башларында, компостын да сатарга уйлыйлар. Белгечләр сүзләре буенча, бер компосттан 6-7 тапкыр гөмбә уңышын алырга мөмкин, әмма торган саен гөмбә уңышы кими бара, җитештерү күләмен саклар өчен бер компостны озак тотарга ярамый. Шуңа күрә Хуҗиннар бер компостта өч тапкыр гөмбәләр үстерергә, аннары компостын халыкка сатарга карар иткән. Махсус компост ат тиресе, салам, акбу, гипс һәм җир өчен файдалы булган башка бик күп матдәләрдән тора. Шуңа күрә бакчага андый «өстәмә» яшелчәләрнең уңышлылыгын арттырып кына калмый, шампиньоннар да бирәчәк – компостта мицелияләр торып кала һәм шуңа күрә гөмбәләр хәтта бакчада да үсәчәк. Яраксызга әйләнгән компостны алганнан соң, камералар эшкәртелә, дезинфекцияләнә, һәм шуннан соң гына аларга яңа компост салына.
Яңа өлкәдәге уңышлары белән уртаклашыр өчен Руфина һәм Эдуард Хуҗиннар социаль челтәрләрдә төркем төзегән, һәм анда алар экологик чиста һәм тәмле продуктны үстерү, тәрбияләү, сату һәм аның файдасы турында сөйлиләр.
Лилия НАСРТДИНОВА
Читайте нас: