Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
18 июнь 2020, 17:20

Ферманың яңа корпусы төзелә

“Алга” токымчылык заводы” кооперативының Иске Бөртек фермасында яңа корпус төзи башладылар. Ул 250 башка исәпләнгән. Хуҗалык биредә башмак таналар асрарга җыена.

- Корпус Редькино фермасын күчерү программасы кысаларында төзелә. Көзен савыр сыерларын Кирәмәт фермасына күчердек. Хәзер башмак таналарны Иске Бөртеккә күчерергә телибез. Редькинода ферма йортларга якын урнашкан, тирес исе килә, дип зарлана кешеләр гел генә. Экологлар тикшерү белән фәлән тапкыр килде инде. Ә бит халык өчен иң мөһиме эш урыннары, дип уйлый идем. Шундый сүзләр киткәч, мин куркынычны киметергә булдым. Редькинода әлегә симертү төркеме кала, вакыйгаларның арытаба үсешен карарбыз, - дип сөйли хуҗалык рәисе Рифкать Хәтмуллин.
Ферманың яңа бинасы профнастилдан булачак. Маллар биредә бәйсез, салкында аралачак. Мондый ысулны хуҗалык җитәкчесе берничә ел элек тәҗрибә уртаклашу максатында барган Израильдән өйрәнеп кайткан.
- Әгәр өлгерсәк һәм акчабыз булса, быел тагын бер корпус төзергә телибез. Анысы бозауларга һәм 150 башка исәпләнгән. 500 тонна сыешлы печән саклау урыны да төзергә ниятлибез, - дип планнары белән уртаклаша рәис.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: