Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
2 июль 2020, 15:45

Мал азыгы хәзерләү дәвам итә

Районда мал азыгы хәзерләү буенча айлык игълан ителде. Ул 19 июньнән 19 июльгә кадәр бара.

Айлык вакытында чәчелгән һәм табигый печәнлекләрне тулысынча чабып бетерү күзаллана. Район буенча барлыгы 17500 тонна печән, 36000 тонна сенаж, 12500 тонна силос, 8250 берәмлек яфраказык әзерләргә кирәк. Нәтиҗәдә шартлы бер баш малга 8891 ц мал азыгы хәзерләнергә тиеш.
Иң күбе «Алга» токымчылык заводы»на әзерләргә туры килә. Сенаж буенча, мәсәлән, район буенча планның өчтән бер өлеше аларга төшә.
Традиция буенча яфраказык хәзерләр өчен хуҗалыкларга район предприятиеләре һәм учреждениеләре беркетелгән. Һәркемнең – үз планы. Иң зур план «Башнефть-Добыча» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Арлан нефть һәм газ чыгару төбәгендә – 1000 данә.
Ирина Вәлиева
Читайте нас: