Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
10 июль 2020, 14:10

"Нур"да сенаж салалар

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү дәвам итә.

Кайберләрендә сенаж сала башладылар. "Нур"да яшел масса салуда дүртенче көн эшлиләр инде.
Мал азыгы җыю комбайнында Филназ Сәитов эшли - ул көненә уртача 15 гектарда үлән чабып өлгерә. Яшел массаны ике КамАЗ һәм ике Беларуста ташып торалар. Сенаж чокырында яшел массаны Ялил Хафизов тыгызлап тора.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: