Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
17 июль 2020, 13:40

“Алга”да сенаж хәзерләү гөрләп бара

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү дәвам итә.

Сенаж хәзерләү буенча план зурдан монда - җәмгысе 10600 тонна. Шулай булуга карамастан, планлаштырган күләмнең яр­тысын хәстәрләп җитешкәннәр инде. Мәсәлән, Иске Бөртек фер­масында һәрберсе 1000 тонна­дан булган ике сенаж чокыры әзер.
Әле Кирәмәт фермасында эш кайный - 2,5 мең тонналы се­наж чокырын тыгызлыйлар. Үлән чабуда мал азыгы җыю комбайны эшли, яшел массаны дүрт КамАЗ ташып тора, чокырны ике техни­ка тыгызлый. Моннан тыш, се­нажны курган итеп өймәкчеләр.
Лилия Настрдинова
Читайте нас: