Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
11 октябрь 2020, 16:10

Район басуларында туңга сөрү дәвам итә

Район хуҗалыкларында туңга сөрү дәвам итә. Җирне эшкәртүгә булган техниканың 30 проценты җәлеп ителгән.

«Заря» хуҗалыгында 4 техника басуларда туңга сөрә.Биредә әлеге эшкә урып-җыю тәмамлану белән үк тотынганнар.
Район буенча барлыгы 1400 гектарга якын җирне суңга сөрү планлаштырылган, бүгенге көндә 1000 гектардан артык мәйданда эшләр башкарылганда инде.
Туңга сөрүгә механизаторлар Игорь Илинбаев, Вадим Васильев, Виктор Иванов һәм Олег Айдимиров җәлеп ителгән.
Лилия НАСРТДИНОВА
Читайте нас: