Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2020, 17:40

Авыл хуҗалыгы эшчәннәренә машина ачкычлары тапшырылды

Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бүген Республика йортында «Уңыш-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Иң яхшы механизаторларны һәм машина йөртүчеләрне Башкортстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан Премьер-министр Андрей Назаров котлады.
«Иң яхшысы» исеменә конкурс 10 номинация буенча үткәрелде. Аларның һәркайсында быелгы урып-җыю эшләре чорында авыл хуҗалыгы техникасында эшләү буенча җиңүчеләр билгеләнде. Ашлык һәм чөгендер җыю комбайннарының иң яхшы операторлары; үзйөрешле чапкычның иң яхшы операторы; туңга сөрүдә иң яхшы механизатор; ашлык ташуда иң яхшы автомобиль шоферы сайлап алынды.
- Конкурста сез һөнәргә чын күңелдән тугры, искиткеч оста булуыгызны күрсәттегез, җиңүчеләр һәм яшьләр өчен үрнәк булырга хокукыгызны исбатладыгыз, - диде Андрей Назаров. Хөкүмәт Премьер-министры билгеләп үткәнчә, быел бөртеклеләрнең соңгы 10 елда булган рекордын үтеп, 4 миллион тоннадан артык җыюга ирешкәнбез.
Тулаем алганда, үсемлекчелек тармагы зур үсеш күрсәтте - 6 проценттан артык. Бу соңгы елларда республикада техника паркын яңарту буенча актив эш алып баруга да бәйле. Ел саен 300дән артык яңа трактор, 250гә якын ашлык җыю комбайны һәм башка заманча техника сатып алына. Бүген Республика йорты алдындагы мәйданда Андрей Назаров «Уңыш-2020» конкурсында җиңүчеләргә "Лада Нива" автомобильләреннән 20 ачкыч тапшырды.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Avil-hu-aligi-eshch-nn-ren-mashina-achkichlari-tapshirildi-527858/
Читайте нас: