Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2020, 20:05

Сак булыгыз: кош гриппы килә

Идел буе федераль округында, Урал федераль округында кош гриппы буенча хәлләр киеренке.

Күрше Чиләбе өлкәсе, Татарстан, шулай ук Курган, Саратов, Омск өлкәләре территорияләрендә авыру чыганаклары теркәлгән.
Башкортстан территориясендә кош гриппын булдырмас өчен районнар белән онлайн режимда республика киңәшмәсе үткәрелгән. Бүген хәлне җентекләп күзәтергә, бернинди очракны та яшермәскә кирәк. Төбәктә яшәүче һәр кешегә инфекциягә шик тудыручы барлык хәлләр турында хәбәр итү мөһим. Бу хакта ветеринария станцияләренә бердерергә кирәк.
Моның өчен төбәктә кайнар линия телефоны эшли - 8 800 77 55 828, шалтырату бушлай.
Төбәктә кош гриппы чыганагы барлыкка килүгә юл куймас өчен халыкка төп киңәшләр:
- Йорт кошларын тышка чыгармый асрауга күчерү;
- Кыргый кошлар, шулай ук күгәрченнәр, каргалар, чыпчыклар белән контактны булдырмаска;
- Тере кош-кортны, терлек азыгын теләсә кайдан сатып алмаска;
- Салкыннарны көтмичә, йорт кошларын чалуны тизрәк үткәрергә;
- Авыру факты булса, шунда ук ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Инфекциянең клиник билгеләре - кош-кортның ашаудан баш тартуы, температурасы күтәрелү, үлүе. Бөтен халыкка үз авылларын, урамнарын, районнарын бу куркыныч инфекциядән саклау мөһим.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: