«Восход» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, әйткәндәй, быел үткән елларга караганда үгезбозаулар күбрәк тууын билгелиләр – Үгез елы алдыннан бу аеручы кызыклы. Ә терлекнең үрчүенә биредә алдагы елның чын билгесе – Мишка кушаматлы үгез җавап бирә.
Хуҗалыкта сыерлар күпләп ноябрьдә бозаулый башлаган. Шуңа күрә бүген иң кече бозауларга исәпләнгн корпуста 80 бозау бар да инде. Әйткәндәй, «ясле»дә иң бәләкәй бозаулар асрала, аларның кайберләренә хәтта бер атна да юк. Өч айга кадәр аларга табигый сөт эчерәләр – нәтиҗәдә бозаулар ныгый һәм авырлык җыя. Әзрәк үскәч, күрше блокка күчерәләр. Биредә рационга аертылмаган сөт, фураж һәм печән кертәләр. Җәй көне әзерләп куелган яфраказык турында да онытмыйлар. Гадәттә бозауларны ике кеше карый.
- Бозаулар таза булып тусын өчен, сыерларның уңышлы бозаулавына зур игътибар бирәбез. Буаз сыерларны аерым блокка күчерәбез, һәм бозаулаганга кадәр алар шунда була. Соңыннан, үз хәлләренә кайтканчы, тагын бер ай шунда булалар. Бозаулар чоры ноябрьдә башланды, һәм декабрь азагына безнең 80 бозау бар иде инде. Быел бездә үгезбозаулар күп, ә таналар - аз. Үгез елы җитә бит, шуңа күрә дә бездә үгезләр күбрәк һәм яхшы үсәләр, дип үзара шаяртабыз. Алар бик яхшы авырлык туплый, тәүлегенә - 150-200 грамм. Моның өчен бар шартлар да бар – тәрбия дә, азык та, - ди хуҗалыкның товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Мәгъфурҗан Галимҗанов.
Җитәрлек күләмдә әзерләнгән мал азыгы хуҗалыкка тәүлек саен артым алырга гына түгел, савымның артуына ирешергә дә мөмкинлек бирә. Хуҗалык фермасында асралган 300 баш малдан 163е – савым сыерлары. Иртәнге савымнан соң, маллар көн дәвамында тышта, саф һавада йөри. Биредә аларга җиткәрлек күләмдә печән бирелә.
Үгез Мишка да үзенең усал карашы һәм олы гәүдәсе белән әллә каян күренеп тора - биредә кемнең хуҗа икәнлеге шунда ук сизелә. Аны, холыксызны, хәтта фотога төшәргә «ризалаштырып» та булмады, бер-ике кадр гына эшли алалдык.
Шул вакытта кичке һәм иртәнге савымны алырга сөт ташучы машина килеп җитте. Хуҗалыка тәүлегенә 11 центнер сөт савыла, шуның 950 килограммын тапшыралар. Хуҗалык җитәкчесе Илнур Ахунов сүзләре буенча, сөт – предприятие мәсьәләләрен хәл итәр өчен тере акча ул.
- Бүгенге көндә һәр сыердан 14 литр сөт савабыз, әлеге вакыт өчен бу начар күрсәткеч түгел. Сыерлар барысы да бозаулап беткәч, сөт тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм. Ә әлегә 65%ы бозаулады, тагын 35%ы калды. Сөтне без 22,11 су белән «Илишмолоко»га тапшырабыз. Безнең өчен бу әлегә нормаль хак. Бүгенге көндә мал азыгы белән проблемалар юк, барысы да җитә, кышлату штатлы режимда бара, - дип сөйли Илнур Ахунов.
Сөт белән бергә, симертүдә булган маллар да хуҗалык өчен тере акча булып тора. Без килгәндә алар да тышта йөри иде. Бүген көтүдә 50 баш үгезбозау бар. Аларны биредә 400 килограммга кадәр үстерәләр һәм ит комбинатына тапшыралар, ә алынган акчага хуҗалык проблемаларын хәл итәләр, техника сатып алалар. Быел мәсәлән, печән чапкычка заявка бирдек – аны Яңа елдан соң китерергә тиешләр.
Менә шундый мәшәкатьләр белән яши бүген «Восход» хуҗалыгы.