Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
24 гыйнвар 2021, 16:26

Аграрийлар алдына яңа бурычлар куелды

22 гыйнварда район үзгендә «Краснокама районы агросәнәгать комплексының 2020 елга эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» семинар үтте.

Чарада район хакимияте башлыгы Р.Мусин, район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Р.Әкъсәнов, авыл биләмәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы бүлеге, мәгълүмат-консультация үзәге, Нефтекама районара ветеринария станциясе, гостехнадзор инспекциясе белгечләре, банклар вәкилләре катнашты.
Киңәшмә йомгаклары буенча Рөстәм Мусин район аграрийларына маллар санын саклап калу, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен арттыру өчен уңайлы шартлар тудыру буенча анык бурычлар куйды.
Бу турыда тулырак гәзитебезнең киләсе санында (№4, 28 гыйнвар) укырсыз.
Читайте нас: