Кама таңнары
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авыл хуҗалыгы
26 гыйнвар 2021, 18:05

Чемпионнар үстерергә телиләр

Сауз авылында «Рубин» авыл хуҗалыгы предприятиесе актив эшчәнлек алып бара.

Аның җитәкчесе Рәфил Мәүлиев берничә ел чабыш атлары үрчетү һәм атларны көтүдә йөртеп асрау белән шөгыльләнә. Атларның гомум саны 160 башлап, шуларның 30ы – саф токымлы чабыш атлары. Әйткәндәй, Рәфил Назифович билгеләвенчә, соңгы ике елда предприятие республика программасында катнаша алган һәм субсидия акчасына атлар санын арттырган.
- Чабыш атларын үрчетү минем өчен бизнес түгел, ә яраткан шөгылем. Атлар үрчетү белән күптән шөгыльләнәм, чабыш атлары да тотабыз. 2019 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән без 10 баш саф токымлы атлар сатып алдык. Унысына да субсидия бирделәр. 2020 елда өстәмә ике баш ат сатып алдык, аларына да субсидия бирелде. Шулай итеп, бүген 30лап чабыш атыбыз бар, алардан чемпионнар үстерергә телибез, ярышларда катнашчакбыз, - дип сөйләде Рәфил Мәүлиев.
Чемпионнар үстерү буенча планнары тормышка ашсамлык түгел, чөнки атлар белән тәҗрибәле тренер Тимур Гафаров шөгыльләнә. «Рубин»да Тимур чагыштырмача күптән түгел, ярты еллап кына, эшли, әмма бу вакыт эчендә осталыгын күрсәтеп өлгергән – озак еллар Мәскәүдә, аннары Төркиядә туплаган тренерлык тәҗрибәсе нык булыша үзенә.
- Атларны балачагымнан яратам. Сабантуйда атлар чабышын күргәч башланып киткән иде мавыгуым, шуннан соң атлардан аерылганым юк. Атлар белән 10 елдан артыграк эшләү дәверемдә аларны тоемларга, аңларга өйрәтте. Шуңа күрә монда килгәч тә бернинди дә авырлык кичермәдем, атлар белән бик тиз уртак тел таптым. Һәрберсенең холкына төшендем, кайсына нинди мөгамәләдә булырга, ниндирәк йөкләмә бирергә, нинди көчле якларын үстерергә кирәклеген ачыкладым. Һәр ат үзенчәлекле, әмма аларның һәркайсы эшләргә әзер. Аларның барысы да армиядәге кебек, дисциплина каты, - дип сөйли Тимур үзенең эше турында.
Лилия Насртдинова
Читайте нас: