Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
10 февраль 2020, 13:55

БӨЕК ЕЛЛАРНЫ ХӘТЕРЛӘП

Хөрмәтле дуслар, сайтыбызда яңа “Бөек Җиңүгә 75 ел” дигән рубрика башлап җибәрәбез. Анда сез гаиләгезнең сугыш еллары, тылдагы тормыш турындагы истәлекләре белән бүлешә аласыз.

Сугыш турында күпләребез әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез сөйләгәннәрдән беләбез. Һәр гаиләдә сугыш елында төшкән фотолар саклана, дәһшәтле еллар хакында истәлекләр яши: фронтта ничек сугышканнар, кешеләр бер-берләрен ничек югалткан һәм тапкан, Бөек Җиңү хакына ничек эшләгәннәр...
Сугыш һәр гаиләгә кагылган. Гаиләгездә сакланган истәлекләр һәм фотолар белән башкалар белән дә уртаклашыгыз әле. Безнең электрон адреска ([email protected]) яисә Вконтактедагы "Кама таңнары" төркеменә (https://vk.com/kamatannary_nb) языгыз.
Читайте нас: