Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
13 февраль 2020, 16:45

ФРОНТТА ДА БУЛА МОГҖИЗАЛАР

Аяусыз статистика районда бүген Бөек Ватан сугышының бер генә ветераны яшәве турында сөйли. Сугыш турында башкача без аның шаһитларыннан ишетә алмаячакбыз дигәнне аңлата бит бу. Әмма алдагы буыннарның фронтовиклардан ишеткәннәрен башкаларга җиткерә алабыз. Кадерле якташлар, сугыш турында ишеткәннәрегезне гәзит аша башкалар белән дә уртаклашыгыз әле. Ә инде гадәти булмаган очраклар турында белсәгез, тагы да яхшырак, чөнки сугышта нинди генә могҗизалар булмаган бит! Бүген гәзитебездә Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан басылган мәкаләне тәкъдим итәбез. Анда Иске Мошты авылы кешеләре турында сүз бара һәм бу язманы безгә Ләйлә Хәйдәрова белән Гүзәл Әхмәтова җибәргәннәр.

...Фашистларның аеруча аяусыз һөҗүм иткән чаклары. Кан исе сизеп котырынган ерткычлар кебек, алар бер-бер артлы атакага ташланалар, сугыш машиналары аҗгырып, ут чәчә-чәчә алга үрмәли. Шушы мәхшәр тынып торган арада алҗанган солдатларны ял иттерү максатыннан аларны 3-4 километр артка, тылга күчереп, алар урынына яңа гына сугышка алынган яшь солдатлардан төзелгән дивизияне кертәләр. Юлда ике дивизия очраша: берсе – рәтләре сирәгәйгән, җир, тузан, төтен, сөремгә баткан, арыган, икенчесе – яңа киемнәр кигән яшь солдатларган төзелгән дивизия.
Сугыштан чыгып баручы дивизия солдатлары арасында искемоштылы Шәвәли абый Шәмсегалиев та атлый. Кинәт каршы яктан килүче дивизия солдатлары арасында таныш йөз чалына. Яшен тизлеге белән Шәвәли абыйның башында “Әллә улым Әлтәф инде?” дигән уй йөгерә, әмма: “Улым”, - дип дәшми ул. Сугыш эченә кереп киткән таныш иңне Шәвәли абый артына борылып карый-карый бик озак озата. Ә улы Әлтәф Шәмсегалиев нәкъ шушы алышта батырларча һәлак була.
Сугыштан исән-имин кайтып, тыныч тормышта яшәү бәхете насыйп булган Шәвәли абыйны гомере буе “Нигә шул вакытта дәшмәдем икән?” дигән сорау тилмертә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннур абый Гыйбадуллинга да сугышның ачысын-төчесен күп татырга туры килә. Ул 1939 елда Фин сугышына китә, аннан соң Бөек Ватан сугышында катнаша, төрле фронтларда сугышып, Берлинга кадәр барып җитә. Өч тапкыр яралана. ике елга якын госпитальдә дәвалана. Җиңүне дә шунда каршы ала, чөнки 1945 елның 2 маенда каты яралана. Рейхстагка барып җитәргә бары 30 километр гына калган була. Сугыш яланында үзе белән булган бер хәлне Зиннур бабай могҗизага тиңли иде.
...Сугыш тынган ара. Солдатлар, тынычлыктан файдаланып, хат яза, кемдер ял итә, берәү моңлы җыр суза. Шулчак Зиннур бер читтәрәк басып дусларча сөйләшеп торган ике солдатка игътибар итә, һәм ниндидер көч аны шул солдатлар янына атлата. Нәрсә бу? Әллә аның колаклары ялгыш ишетәме? Ике егет саф татарча сөйләшеп тора иде. Солдатлар таныш түгелләр, бик яшь күренәләр, әле күптән түгел генә сугышка алынганнардыр. Шулай да Зиннур алар белән танышырга була.
- Егетләр, сез кайдан?
- Башкортстаннан?
- Кайсы районнан?
- Краснокамадан.
- Кайсы авылдан соң сез?
- Иске Моштыдан, - диюгә Зиннур егетне кочагына ала. Шушы афәт эчендә авылдашы белән очрашу аның күңелендә аңлата алмаслык хисләр уята.
- Мин сине таный алмыйм бит әле, кем улы соң син?
- Мин Җинан малае Мөхтәр булам, - дип әйтүгә Зиннурның күз алдына туган авылының яшел урамнары, дугадай бөгелгән Мошты күле, иксез-чиксез урман-басулары килеп баса. Җинан абзый да төшә аның исенә. Бик яшь шул әле Мөхтәр, мөгаен, Зиннур сугышка киткәндә малай гына булгандыр ул. Шуның өчен Зиннур аны белмидер дә. Авылдашын очраткач, ничектер җиңел булып китә аңа. Беразга сугыш михнәтләре, дусларының үлеме онытылып тора.
Ә өченче авылдашыбыз Әбүдәр Харисов белән менә нинди вакыйга була.
1942 елның августында Иске Моштыдан алты ир-егет сугышка китә. Алар арасында Әбүдәр дә була. Ул Мәскәү янындагы алышларда катнаша. Дошман бертуктаусыз атакага күтәрелә, ләкин бирешеп торырга исәп юк, немец солдатларын Мәскәүгә якын китерәсе килми. Тирә-якта яралылар ыңгыраша. Атака тынып торган арада исән калган солдатлар да санитарларга ярдәм итә. Шулчак Әбүдәр бер яралы егеткә игътибар итә. Ни өчендер бик таныш күренә ул аңа. Шуышып янына бара. Егет каты яраланган – ярчык, аның корсагына тиеп, эчен актарып ташлаган. Солдатның эчке әгъзалары тышка чыккан. Әбүдәр солдатның агарган йөзенә карый. Я Ходаем! Бу бит күрше Уртавыл егете Мөхәммәтҗан Фәсләхов! Ләкин хискә бирелеп торырга вакыт юк. Әбүдәр, Мөхәммәтҗанны плащына салып, госпитальгә озата. “Исән генә калсын иде авылдашым”, - дип үрсәләнә ул берничә көн. Яралы солдат исән кала.
Гомерләре буе бу ике ветеран бертуганнар кебек аралашып яшәде. Бик бурычлы булды Мөхәммәтҗан Әбүдәр алдында. Әгәр шул вакытта Әбүдәр булмаса, бу якты тормышны күрә, гаиләле булып, дүрт балага гомер бирә алыр идемени ул? Җиңү бәйрәмен бу ике ветеран гел бергә каршы алдылар, балаларын да Мөхәммәтҗан абый үзен үлемнән коткаручы турында сөйләп тәрбияләде.
Ләйлә Хәйдәрова, Гүзәл Әхмәтова. Иске Мошты
Читайте нас: