Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
13 февраль 2020, 19:15

ТЫНЫЧ ТОРМЫШ ӨЧЕН ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАРНЫ ИСКӘ АЛЫРБЫЗ

Район гәзите битләрендә Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена багышланган чаралар турында даими язалар. Мин аларны укып барам.

Ул вакытта Иске Мошты һәм Уртавыл авыллары кергән безнең авыл советы территориясеннән 201 ир-егет фронтка алынган. Алар арасында әле яңа гына 18е тулган егетләр дә, ике-өч бала сөяргә өлгергән абыйлар да булган. Туган якларга аларның бары тик 81е генә әйләнеп кайткан.
1970 елдан бирле һәр ел саен 9нчы майда авыл клубы территориясендә сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә төзелгән стела янында авыл халкы, мәктәп укучылары катнашлыгында тантаналы митинг үткәрелә. Авылда обелиск районда беренчеләрдән булып төзелә (авторлары: сугыш ветераны-укытучы Хәнәф Фәттахов, рәссам Равис Биков). Бу обелискка сугыш кырларында ятып калган 120 кешенең исем-фамилиясе язылган.
Мин үзем дә шул митингларда катнашып, фотоларга төшердем. Менә бу фотода Бөек Җиңүнең 55 еллыгына багышланган митингта катнашкан бер төркем сугыш һәм тыл ветераннары. Кызганычка каршы, хәзер бер сугыш ветераны да исән түгел инде, әмма авылдашлар митинг үткәрү тардициясен онытмыйлар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаганда да шушы стела янында авылдашлар белән җыелып тыныч тормыш өчен һәлак булган авылдашларны искә алырбыз.
Наил Раянов, табиб-хирург.
Нефтекама шәһәре.
Читайте нас: