Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
19 февраль 2020, 11:41

БЕЗНЕКЕЛӘР - "БСТ"ДА!

«БСТ» каналының «Сәлам, Республика! Бөек Җиңүгә – 75!» проекты кысаларында «Сәлам» тапшыруының 21 февральдәге чыгаралышы Краснокама районы каһарманнарына багышлана.

Җиңү язын якынайту өчен район нинди өлеш керткән, ветераннарыбыз бүген ни хәлдә яши, аларны нинди мәсьәләләр борчый һәм бу сорауларны хәл итү буенча район тарафыннан нинди эшләр башкарыла?
Тапшыруда район ветераннар советы президиумы әгъзасы Фәнүдә Дмитриева, Краснокама районы башкортлары Корылтаеның Башкарма комитеты рәисе Земфира Сәгыйтова, Яңа Кабан авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Гасим Гайсинның улы Рәфит Гайсин катнашачак.
Сорауларыгызны туры эфир вакытында 2-925-985 телефоны яисә 8-937-30-77-177 ватсап буенча бирә аласыз. Тапшыру иртәнге 9 сәгать 10 минуттан 10.00гә кадәр барачак.
Читайте нас: