Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
4 март 2020, 18:20

«Җиңү салюты» халык иҗаты фестивале дәвам итә

Үткән җомгада Мүзәк авыл биләмәсендә фестиваль эстафетасын Раздолье авыл биләмәсенә тапшыру тантанасы үтте.

Чара биләмә үзәгендә урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчкәләр салудан башланды.
Район хакимияте чакыруы буенча Краснокама районына Самарадан «Берег» җәмәгать оешмасы җитәкчесе Алексей Путылинның килүе турында язган идек инде. Ә эстафета тапшырган көнне күргәзмә Мүзәк урта мәктәбендә эшләде. Һәм аның экспонатлары белән мәктәп укучылары гына түгел, авыл халкы да танышты.
Бәйрәмнең төп өлеше Илестанбәт авыл мәдәният йортында үтте. Фойега сугыш елларында авыл халкының көнкүрешен гәүдәләндергән экспонатлар куелган. Бөек Ватан сугышы башланганда Мария Шипаевага 10 гына яшь була. Әмма мәктәптә укуын ташлап, колхозда эшләргә туры килә аңа. Җәй көне басуда эшли, кыш көне агач кисәргә җибәрәләр. Торф чыгарырга йөрергә дә туры килде. Бүген Мария Тимербаевна Илестанбәттә бердәнбер тыл эшчәне. Бәйрәмдә катнашучыларга ул Шипаевларның шәҗәрә агачын тәкъдим итте.
Район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рәзиф Гәрәев, бәйрәмне ачып, тантанада катнашучыларны котлады һәм әлеге зур чараны үткәрүдә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Ике тыл эшчәне – Мария Шипаева һәм Мәккия Сайтиевага Рәзиф Әдһәмович «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре тапшырды.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук Мүзәк авыл биләмәсе башлыгы Олег Александров һәм «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Ирина Янышина котлады.
Рим Әхмәтов
Читайте нас: