Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
10 март 2020, 16:50

Сезнең батырлык безнең йөрәкләрдә!

«Җиңү салюты» фестиваленең чираттагы этабы Раздолье авыл мәдәният йортында үтте.

Раздольелылар бу чарага яхшы әзерләнгән. Мәдәният йорты фойесында якташларыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгына багышланган стендлар, китап күргәзмәләре куелган.
Ә кече зал бөтенләй сугыш кырын хәтерләтте. Кайдадыр ерактан ату тавышлары килә. Бирегә, охшатып ясалган кыр госпиталенә, санитарлар яраланган сугышчыларны алып килә. Табиблар аларга ярдәм күрсәтә. Янәшәдә кыр кухнясы.
Шунда ук солдатлар ялга тукталган. Монда да һәркем үз эше белән мәшгуль. Нефтекама шәһәренең «Военторг» кибете хәрби обмундирование, корал, орден һәм медаль үрнәкләре күргәзмәсен оештырган.
Тамаша сәхнәдә дәвам итте. Үзешчән артистлар бу көнне иң яхшы чыгышларын күрсәтте.
Рим Әхмәтов
Читайте нас: