Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
11 март 2020, 17:30

Музей конкурс игълан итте

Тарих һәм туган якны өйрәнү музее 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары (тыл эшчәннәре) турында «Картәтиемнең медале» дип аталган иң яхшы хикәягә конкурс игълан итте.

Әлеге конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә.
Конкурста район мәктәпләренең 7-17 яшьлек укучылары катнаша ала. Катнашуга заявкалар район музеенда 15 апрельгә кадәр кабул ителә. Түбәндәге телефон буенча белешмәләр алырга була: 8(34759)7-65-09. Эшләрне шулай ук [email protected]. электрон почтасына җибәрергә мөмкин.
Өч яшь категориясендә 1, 2 һәм 3 дәрәҗә җиңүчеләре дипломнар белән бүләкләнәчәк һәм Уфа шәһәренең «Дан музее»на экскурсиягә җибәреләчәк. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Читайте нас: