Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
13 март 2020, 13:25

Спорт фестивале – Саузбашта

Авыл биләмәләре арасында барган «Җиңү хакына» район спорт фестивале 11 мартта Саузбаш авыл биләмәсендә узды.

Җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева, район Советы депутаты Римма Фабер сәламләделәр. Якынлашып килүче Җиңү көне турында Яңа Кабан авыл биләмәсе башлыгы Илшат Бәшәров бик дулкынландыргыч сөйләде. Аннары ул спорт фестиваленең күчмә вымпелын һәм эстафета альбомын Саузбаш авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдиновага тапшырды.
Волейбол буенча ярышларда Саузбаш авыл биләмәсе командасы җиңде. Гомумкоманда исәбендә һәм дартста, кәрзингә туп ыргытуда Яңа Кабан авыл биләмәсе командасы беренче булды.
Командалар дипломнар белән бүләкләнде, Саузбаш авыл биләмәсе хакимияте һәр катнашучыга кечкенә сувенирлар таратты.
Чыганак: https://vk.com/molod_krasnokama_rb
Читайте нас: