Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
22 март 2020, 17:25

«Җиңү хакына» фестивале – Иске Моштыда

18 мартта Иске Мошты мәктәбенең спорт залында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район спорт фестивале узды.

Фестивальне район хакимияте башлыгы урынбасары Лира Мостаева ачты. Районда спорт тормышы кайный, спорт күбебез өчен яшәү нормасына әйләнеп бара, дип ассызыклады ул.
Яңа Янъегет авыл биләмәсе вәкилләре Саузбаш авыл биләмәсе командасын каршылады. Фестиваль барышында спортчылар дартста, туп ыргытуда, волейболда ярышты. Нәтиҗәдә гомум исәптә кунаклар җиңде. Командаларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тыпшырдылар.
Саузбаш авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдинова фестиваль альбомын һәм вымпелны Яңа Янъегет авыл биләмәсе башлыгы Ирина Нигъмәтовага тапшырды.
Спорт бәйрәмен Иске Мошты авылының үзешчән артистлары тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары дәвам итте. Лилия Бикова башкаруындагы «Бөрҗән кызы» биюе, Светлана Якупованың моңлы тавышы, Фәнис Галимов һәм Альберт Солтанов башкаруындагы дәртле җырлар спортчыларны яңа үрләр яуларга дәртләндерде.
Рәйсә Солтанова, китапханәче.
Читайте нас: