Карт бабам Ислам Шәйхилислам улы Фәтхиев Бөек Ватан сугышына 21 яшендә китә. Сугышта разведчик була. Бельград, Грептов, Глата һәм башка шәһәрләрне алуда катнаша. Берлинны алуда да катнаша бабам, Җинү бәйрәмен анда каршылый! Батырлыклары өчен Рәхмәт хатлары, медальләр, Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә. Алар барысы да хәзер безнең өйдә кадерле истәлек булып саклана.
Сугыштан исән кайта бабам, гаилә кора, балалар үстерә. Сугыштан соңгы авыр вакытны да күрә. Тик ул беркайчан да бирешмәгән, акыллы, намуслы кеше булып калган. Менә нинди булган бабам!
Сыйныфташларыма бабам турында зур горурлык белән сөйләдем. Укытучыбыз: “Курку белмәс бабаларыгызның дәвамчылары сез, яхшы укырга, алар кебек илебезне сакларга һәрчак әзер булырга тиешсез!”- диде.
Азамат Ялилов, Куян мәктәбенең 2нче сыйныф укчысы