Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
9 Май 2020, 16:45

“Алтын йолдыз” Милли музейга мәңгелек саклауга тапшырылды

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм иткән көнне 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, легендар генерал-майор, Русия Герое Миңнегали Шәйморатовка бирелгән “Алтын йолдыз” медале Мәскәүдән Уфага мәңгелек саклауга кайтарылды.

Миңнегали Шәйморатовның “Алтын йолдыз”ын Уфа аэропортында тантаналы рәвештә каршы алдылар. Башкортстанның хәрби комиссары Игорь Харченко кулыннан медальне Русия Федерациясе Герое Николай Злобин кабул итте. Аннары хәрби колонна башкалабызның үзәк урамнары буйлап үтте. Колоннаны күктә "Первушино" пилотаж төркеме озата барды. Кортеж башкаланың Зәки Вәлиди, Цюрупа, Октябрьнең 50 еллыгы, Октябрь проспекты буйлап шәһәр Советына кадәр барды, анда колонна борылды һәм шул ук маршрут буенча Совет мәйданына әйләнеп кайтты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкын Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

- Башкортстан һәрвакыт үзенең батырлары белән данлыклы булды. Бүген мин сезгә Уфаның Совет мәйданыннан мөрәҗәгать итәм. Нәкъ менә биредә 1942 елның мартында Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов республика җитәкчелегенә дивизиянең фронтка җибәрүгә әзерлеге турында рапорт биргән. Безнең атлы гаскәр батырларча сугышты, дошманны куркуга салды. Үзенең соңгы походында генерал Шәйморатов чын каһарманнарча Ватан өчен һәлак булды.

Бүләк үзенең героен тапканчы берничә дистә ел узды. Шушы катлаулы чорда Русия Президентының якташыбызга үлгәннән соң "Русия Герое" исеме бирелү турындагы указы барыбыз өчен дә данлыклы комдивның шәхесенә һәм аның батырлыгына югары хөрмәт билгесе булды. Бу вакыйга турында республикабызда яшәүчеләрнең берничә буыны хыялланган иде, - диде Радий Фәрит улы.

Радий Хәбиров тантаналы рәвештә Русия Герое Миңнегали Шәйморатовның “Алтын йолдыз”ын Милли музейга мәңгелек саклауга тапшырды. Әйткәндәй, анда легендар генералның барлык башка дәүләт бүләкләре саклана.

Башкортстан Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исемен 1948 елдан ук бирергә сорап мөрәҗәгать итте. Тик башта хәрби җитәкчеләрнең берсе каршы чыкты, аннары илдә “шәхес культы” белән көрәштеләр. 1958 елда тәкъдим итүне Советлар Союзы Маршалы Семён Буденный үзе яза, Миңнегали Шәйморатовны “шәхси батырлык һәм геройлык үрнәкләрен күп тапкырлар күрсәткән совет патриоты” дип атый.

Яңа тарихта да омтылышлар булды - мәсьәлә белән 90нчы еллар ахырыннан ныклап шөгыльләнделәр, ләкин барысы да формаль тыюга килеп терәлде. Эш шунда ки, кагыйдәләр буенча, үлем шартлары төгәл ачыкланырга тиеш, ә алар юк һәм тарихчылар фикере төрле. Генералның Ворошиловград шәһәреннән (хәзерге Украина территориясендәге Луганск) махсус операцияне уңышлы үтәп кайтканда һәлак булуы билгеле.

Мәсьәлә бары тик 2020 елның 30 мартында гына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мөрәҗәгате буенча хәл ителде. Владимир Путин бик сирәк искәрмә ясады һәм үзенең указы белән Миңнегали Шәйморатовка үлгәннән соң “Русия Федерациясе Герое” исемен бирде.

"Алтын йолдыз" медален тапшыру тантанасы "БСТ", "Башкортостан 24", "Вся Уфа" каналларында туры эфирда трансляцияләде.
Чыганак: https://glavarb.ru/
Читайте нас: