Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә 75 ел
9 Май 2020, 11:05

«Безнең өчен орден исән калу булды»

Минем әтием рядовой пулеметчы Хәкимов Шәмсигали Мөхәммәтович 1941 елның декабреннән 1942 елның февраленә кадәр Ленинград янында 56нчы мотоукчылар бригадасында сугышкан. Кызганычка каршы, әтием сугыш турында бик аз сөйләде.

Ул фронтка алты баласын калдырып киткән. Ул елларда гаиләбез Иске Кабан авылында яшәде. Ул сугышның иң кызу барган урынына эләгә. Канкойгыч сугышлар төнлә дә, көндезен дә тынып тормый. Бу сугышның беренче еллары була. Иске Русса һәм аның тирә-ягы Бөек Ватан сугышы башлангач ук каты сугышлар урынына әйләнә.
1942 елның февралендә күкрәгенә пуля тия һәм уң як үпкәсен тишеп чыга. Әтием тәүлек буена мәетләр янында ята. Икенче көнне җирләү бригадасы килә, мәетләрне машинага төйиләр, алар арасында әтием дә була. Бушатканда аның ярасына кагылып китәләр, һәм әтием авыртудан кычкырып җибәрә. Аны шунда ук госпитальгә озаталар. Менә шулай могҗиза белән исән кала ул. Февральдән сентябрьгә кадәр ул госпитальләрдә дәвалана, үлем белән яшәү арасында була. 1942 ел азагында аны комиссовать итәләр.
Әтиемнең орденнары юк. «Ул елларда без оборона тоттык, дошманны ил эченә кертмәдек. Безнең өчен орден исән калу булды», - дип әйтә иде ул. Мин күп балалы гаиләдә үстем – соңгы унынчы баламын. Авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларга карамастан, әтиәниебез Шәмсигали Мөхәммәтович һәм Шәмсия Әсрәровна безне илебезнең лаеклы кешеләре итеп тәрбияләде. Әйткәндәй, сугышта әниемнең ике туганы – Кузгау авылыннан Бакый һәм Барый Әсрәровлар һәлак булды.
Флүр Хәкимов. Николо-Берёзовка авылы
Читайте нас: